Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


23.08.2012

Гүзәл җан

Адәм баласы якты дөньяга килгән  мизгеленнән  күзләрен ача, елмая һәм… гашыйк була. Ул сабыйлыктан ук гүзәллекне күзәтә башлый.

Гүзәллек аны аягына бастыра, еракларга чакырып дәшә, изге гамәлләр кылырга өйрәтүче  гомерлек  юлдашы була. Гүзәллекнең шифалы нурыннан тайпылмаган  яхшы  затлар  гына олуг бәхет җимешләрен татырга лаек ошбу дөньяда. Яшәеш дәверендә, абынмый-сөртенми атлап, гомер юлын үтүче зат­лар бик аз булалар. Алар белән очрашу-танышу гамәле  күпләребезгә бик тә зур рухи азык бирә.

Шәхсән, үземә андый гүзәл затлар белән шактый еш  аралашу насыйп булды, шөкер. Узган гасырның 90 нчы елларында аларның берсенә багышлап бер җыр да язган идем:

Яз көнендә Идел ташый, диләр.
Күрсәң иде Идел ташуын!
Син кабызган хисләр – нинди ташкын,
Белсәң иде, бәгырем, Таңсылу!

Давыл кубып, күктән таш яуса да,
Баса алмас күңел ярсуын,
Яна йөрәк, йөрәккә син кирәк –

Ишетәсеңме, бәгырем, Таңсылу?!

Әйе шул, булды андый хәлләр. Гашыйклык халәте гөнаһ булмастыр, аннан берәү дә азат түгел. Платон мәхәббәте…

Кем соң ул Таңсылу?  Бу гүзәл җырчыны  белмәгән, аңа гашыйк булмаган берәр татар бәндәсе  бар  микән ошбу Удмуртиядә? Аның килеш-килбәте, моңлы затлы милли тавышы, әдәби теленең камиллеге, югары зәвыклы сәхнә культурасы, әңгәмәдәшләренә мөлаем мөнәсәбәте гади тамашачыны гына түгел, хәтта башкалаларның атказанган сәнгать ияләрен дә  сүзсез әсир итә. Таңсылу — гүзәллекнең һич тутыкмас үрнәге.

Инде  быел  август аенда  Таңсылуыбыз үзенең беренче  олуг юбилеен да каршылый.  Шушы уңайдан, аны тәбрикләп, изге теләкләребезне җиткерү артык булмастыр.

Таңсылу Бәйрәмголова 1957 елның 19 августында Башкортстанның Күмертау районында Якшимбәт авылында әтисе (башкорт)  Зәйнулла, әнисе Рәфига (татар) гаиләсендә туа. Дөнья күргән 8 баладан бүген 6 сы исән – 3 кыз, 3 ир бала. Таңсылу, тумыштан җырчы булса да, әтисе фатихасыннан чыкмый, техникумда укып, бухгалтерлык белгечлеген ала, гомере буена шул вазифада хезмәт итә. Үзенең тормыш иптәше белән ике кыз бала тәрбияләп үстерә. Инде  3 оныклары бар.

Ә ничек танылды соң ул татар дөньясына? Әлеге урынлы сорауга җавап бирү өчен, аның иҗат юлына күз салу җитә. Татар иҗтимагый үзәге оештырган чаралар, Сабантуйлар, юбилей кичәләре аннан башка үтми. Ул үзенең оештыру сәләтен, вокал-җыр осталыгын кызганмыйча, милли тормышыбызны җанландыруга сарыф итә. “Уралым-98” — Халыкара Башкортлар бәйгесендә, Чаллы һәвәскәр композиторлар бәйгесендә (2005), «Роснефть»  заҗигает звезды» (Самара-2011) бәйгесендә призлы урыннарны яулау, “Асылъяр”, “Сандугач” кебек яшь коллективларга шефлык итү, Рафаэль Ильясов, Зөһрә Шәрифуллина белән Ижауда, Можгада концертлар кую дисеңме, Башкортстан телевидениесенә 50ел тулуга багышланган тапшыруда чыгыш ясау, Башкортларның бөтендөнья корылтаенда, Башкорт хатын-кызларының бөтендөнья конгрессында делегат буларак катнашу… Кыскасы, татар-башкорт халкының уртак, чиксез сөйкемле һәм сандугач тавышлы талантлы баласы – җырчы  ТАҢСЫЛУ – турында   дастаннар-поэмалар язылса да, артык булмас иде.

Озак еллар, такыр юллар,
сәламәт тән, ныклы иман
Йа  бирсәче Ходай,
сөеклебез, сиңа, Таңсылу!!!

Ибраһим Биектаулы