Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Гөлләр кочагында яшиләр
11.08.2016

Гөлләр кочагында яшиләр

 

“Җәйнең матурлыгы кайда?”- дип сорасагыз, Ижау шәһәренең татар бистәсендә дип икеләнмичә әйтергә була. Берсеннән-берсе төзек, милли орнаментлар белән бизәлгән йортлар, мул уңыш бирүче бакчалар, бакча алдында шау чәчәк атып утыручы чәчәкләр, шәхси йортларның тәрәз төпләрендә үскән яран гөлләр… Татар бистәсенә барганда милләттәшләрем өчен һәрчак горурлык хисе кичерәм. Узган атнада исә шау чәчәкләр үстерүче уңган хуҗа-хуҗабикәләрнең капкаларын шакымыйча һич үтә алмадым. “Тирә-юньне матурларга омтылучы, гүзәллек тудыруга бар күңелен бирүчеләрең тормышка карашлары да, яшәү максатлары да үзгә, гүзәлдер”, — дигән уй үтте башымнан.
Оборонная урамы, 23нче йортның хуҗабикәсе Мәүлиха ханым Мул­лаәхмәтова капкадан чыкканда ук: “Бик бирелеп “Хәерле кич!” тапшыруын карап утыра идек. 107нче балалар бакчасын күрсәтәләр, минем оныкны да күрсәтеп үттеләр. Ишек шакуыгызны да ишетмәгәнбез.”, — ди.
“Оныгыгыз татар төркеменә йөримени, өйдә үз телебездә генә аралашасызмы? — дип кызыксынам. “Әйе, 3 оныгым да 107нче балалар бакчасында тәрбияләнде. Олысы мәктәптә дә татар сыйныфында укый. Безнең татар бистәсе үзе авыл кебек бит. Кибеткә керсәк тә, күршеләр белән дә татарча сөйләшәбез. Шушында — посадканың теге ягында тудым, үстем, 38 ел кибеттә эшләдем. Әнием белән бакчада, шәхси йорт алдында эшләп үскәч, шәһәр йортында яшәргә күңелем тартмады минем. Аллаһыга шөкер, шушы төбәктән аерылмадым. Кызым да биредә яши. Оныкларымның авыл йортында үсүенә сөенеп бетә алмыйм”, — ди.
Гаилә тормышы, яшәеш, дөнья көтү серләрен кечкенәдән ачып, гомер буе акыл, тәрбия бирүче, бүгенге көндә 85 яшен тутырган әнисенә чиксез рәхмәтле Мәүлиха апа. “Эш сөймәсәң, аның рәтен белмәсәң, гаилә корып, бәхетле яшәү бик кыен”, — дип. Әнисе турында сокланып телгә ала ул: “50 яшендә дин юлына басты. Тырыш, сабыр ул безнең әни”.
Мин чәчәкләрне фотосурәткә төшереп, Мәүлиха апа белән әңгәмә корган арада Рәсим абый да безнең янга чыкты. “Күп кенә ир-атлар хатыннарына чәчәкләр үстерергә булышу түгел, хәләл җефетләренең чәчәкләр, гөлләр янында вакыт уздырып йөрүләрен дә яратмый, кирәк тапмый. “Чәчәкләрдән ни файда, алар җимеш бирми”, — дип кенә әйтүчеләр дә бар. Ә сезнең өй алдындагы гөлләрне карап йөргәндә, ир-ат кулы, ярдәме тигәне әллә кайдан күренеп тора”, — дип сорыйм урамдагы ясалма коега, өй алдындагы гөл киштәләренә ишарәләп. Рәсим абый җавап урынына бары серле елмая, аннары: “Чәчәкләр беркемгә дә комачаулык итми”, — ди.
Муллаәхмәтовлардан ерак түгел урнашкан Новгородская урамындагы йорт та чәчәкләргә күмелеп утыра. Бу оҗмах бакчасының хуҗасы белән дә танышмыйча кала алмадым. Халисә Бикмөхәммәт кызы Бадикова ялгызы гына гомер кичерә. “Бар күңел җылымны шушы чәчәкләргә бирәм инде мин. Алар белән аралашам, иртән тору белән иң беренче эш итеп гөлләремә су сибәм. Зарымны да, шатлыгымны да алар белән бүлешәм”, — ди ул.

Халисә апа тумышы белән Актаныш якларыннан. “Бер дә читкә китәсем килмәгән иде. Үз туганнарың янында, беренче тапкыр тәпи атлап киткән җирдә гомер итүдән дә зур бәхет бармы соң?! Әмма язмыш син теләгәнчә генә бармый икән шул. Удмуртия якларына китерде. Ярый әле шәхси йортта яшим. Бакча үстереп, җиләк-җимеш тотып юанам”, — ди ул. Халисә апа тормыш иптәше белән бер кыз, ике ул үстергәннәр. Тормыш иптәше инде гүр иясе. “Балаларның үз тормышлары, үз гаиләләре. Еш килеп йөри алмыйлар. Оныклар ара-тирә килеп китә. Алар килсә, йортым җанланып китә”, — дип, алар турында сөйләгәндә Халисә апаның үзенең дә йөзләренә нур йөгерә.
Үзләре яшәгән төбәкне ямьгә күмүче, гөлләр үстерүче, матурлык тудыруда барлык иҗади сәләтләрен эшкә җигүче гаиләләр күп бу якларда.
Сәламәтлек, үзләре үстергән гөлләр сыман матур, күңелле яшәргә язсын милләттәшләремә!

Элмира Нигъмәтҗан.