Гөлнара Янчурина: “Мин беркайчан да балаларга боерып әйтмим”
Шәһәр, республика күләмендә узган бәйгеләргә йомгак ясаган чараларда катнашканда һәрвакыт үзебезнең милләттәшләребезне эзлим. Республика Башлыгы Резиденциясендә иң яхшы укытучыларны бүләкләгәндә дә милләттәшләребезнең фамилияләрен ишетү үзе бер горурлык хисе уятты. “Технотроника” республика яшүсмерләр һәм балаларның техник иҗаты үзәге педагогы Гөлнара Янчурина белән дә әлеге чарада таныштым.
— Гөлнара, сез бу үзәктә кайчаннан бирле эшлисез?
— Безнең үзәктә спорт-техник (авиамоделизм, автомоделизм, ракета-космик моделизм), фәнни-техник (радиоэлектроника, башлангыч техник модельләштерү), нәфис-эстетика (дизайн, фотостудия, кием-салым конструированиесе), социаль-педагогика (кызыклы икътисад, «Лидер») юнәлешләре буенча түгәрәкләр эшли. Мин үзем башлангыч техник модельләштерү түгәрәген җитәклим. Укучылар миндә дүрт ел шөгыльләнгәннән соң, аерым бер генә юнәлешне: авио, авто, мототөзелешне сайлап, белем алуларын дәвам итәләр. Агымдагы елдан робототехника түгәрәген дә җитәкли башлаячакмын. Монда инде күбрәк графика программасы белән эшләячәкбез. Бала кечкенәдән төрле программаларны үзләштерсә, аңа техник юнәлешле югары уку йортында белем алырга җиңел булачак. Шуңа күрә дә безнең үзәктә шөгыльләнгән балаларның күбесе ИжДТУда укыйлар. Ә республикабызга техник белгечләр бик кирәк.
— Укытучыга балаларны үзенә генә каратып тору өчен зур осталык та кирәк. Серен ачыгыз әле.
— Чынлыкта да, хәзер балалар элекке кебек оялчан, тыйнак түгел. Алар сиңа шундый итеп җавап та кайтарырга мөмкиннәр. Беренче, икенче сыйныфта әле аларның күзләре янып тора. Үсә төшкәч: «Моны теләмим», «Монысы кирәкми», — дип киреләнә башлыйлар. Шунысына шатланам: минем түгәрәккә килгән беренче сыйныф балаларының барысы да 4 ел ташламый йөриләр. Аның сере шунда, дип уйлыйм: мин балаларны яратам, алар белән бер дулкында булырга тырышам. Аларга кызык булсын дисәң, бу шөгыль, иң элек, укытучының үзенә дә кызык булырга тиеш. Без түгәрәктә модельләр ясау белән генә чикләнмибез бит, ә алар белән идарә итәргә, эшләтергә дә өйрәнәбез. Самолет ясагач, ул югарырак очсын өчен нишләргә кирәклеген дә ачыклыйбыз. Үз куллары белән эшләгән модельләрне эшләткәндә алар бик сөенәләр. Аннан балаларны бәйгедә катнаштыру да бик отышлы алым. Аларның шәһәр, республика күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып, мактаулы урыннар алулары миңа да, аларга да канат өсти.
— Үткән елны “Ел укытучысы”, быел “Республиканың иң яхшы укытучысы” бәйгеләрендә катнашуыгыз сезнең һәрвакыт үсү, эзләнү юлында булуыгыз турында сөйли. Конкурсларда катнашу зур хезмәт сорый торган эш. Ничек өлгерәсез?
— Әле нинди генә хезмәт! Әмма андый бәйгеләр үсәргә, рухи яктан баерга бик нык ярдәм итәләр. «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашу барышында күпме алдынгы укытучыларның эш алымнары белән таныштым, үземнеке белән дә уртаклаштым. Әлеге бәйгедә өстәмә белем бирүче 50 педагог катнашкан иде. Бәйгедә балл буенча икенче урынны алдым, тик финалга чыга алмадым. Быел “Республиканың яхшы укытучысы” бәйгесендә катнашу өчен 7 төрле папка тутырдым. Үзем турында белешмә, нинди бәйгеләрдә катнашуым, хезмәттәшләрем белән ничек тәҗрибә уртаклашуым, укучыларымның уңышлары турында бик күп төрле мәгълүматлар тупладым. Бәйгегә барысы 350 битлек эш тапшырдым. Яшермим, аны әзерләгәндә ярты ел гаиләмә игътибар итәргә, аларның көен көйләргә вакытым булмады. Алар мине аңладылар, ярдәм иттеләр.
— Гөлнара, сез — заманында милли хәрәкәттә актив катнашкан, мәчет төзелешенә үзеннән зур өлеш керткән Зөлфәкәр абый Янчуринның кызы. Ул гаиләдә нинди әти иде?
— Гаиләдә дә, туганнар арасында да киңәшче булды, чөнки бар эшне дә булдыра иде. Мич чыгарырга кирәк булса да, хәтта туйлар уздырсалар да әтигә килеп киңәшләшеп китә иделәр. Үзебез дә олы эшкә керешсәк, иң элек, әти-әнинең фикерен белдек. Әни безне шулай тәрбияләде, гаиләдә соңгы сүзне һәрвакыт әти әйтте.
— Гөлнара, сезнең балачак руслашу чорына туры килгән. Яшь буынга аның йогынтысы булмый калмагандыр.
— Яшермим, без үскәндә, руслар башка милләтне кимсетебрәк тә карадылар, безне үртәли иделәр. Шуңа күрәдер җәмәгать урынында татар телендә дә, удмурт телендә дә сөйләшүче булмады. Югыйсә, әти-әни безгә татарча сөйләшергә куша иделәр. Әби белән генә татарча сөйләштек без. Элек татарлыктан кыенсыну бар иде. Хәзер: «Мин — татар», — дип әйтергә оялмыйм.
— Гаиләдә үзегез нинди әни?
— Өч бала үстерәбез. Олысы Динара бер үк вакытта ике югары уку йортында: ИжДТУ белән УдДУда параллель рәвештә белем ала. Гимнастика буенча спорт остасы, нәниләр белән шөгыльләнергә дә вакыт таба, кыскасы, актив тормыш алып бара. Данияр тугызынчы сыйныфта укый. Ул безнең үзәктә шөгыльләнә. Ел саен республикада «Спорт техникасы балалары» бәйгесе уза. Үткән елны Данияр мини трактор ясап, беренче урынны алды. Кечесе — Вилдан. Ул җиденче сыйныфта укый. Динара кебек спортны үз итә. Волейбол, баскетбол белән дә шөгыльләнә. Төрле шәһәрләргә ярышларга йөри башлады. Вилдан үзенең сәләтен ача гына башлады.
— Балаларны шундый уңган итеп тәрбияләүнең “рецепты” белән дә уртаклашсагыз иде.
— Бик гади: миңа карагыз, минем кебек эшләгез. Балаларым буш вакытларын телевизор карап, компьютер уеннары уйнап уздырмыйлар. Актив тормыш рәвеше алып баралар. Төрле юнәлешләрдә үсәргә, үзләрен сынап карарга тырышалар. Балалар белән яхшы мөгамәләдә булу өчен, иң элек, үзеңне алар белән бер дәрәҗәгә куеп сөйләшергә кирәк. Мин беркайчан да балаларыма белән боермыйм. Һәрвакыт киңәшләшәм, аларның фикерләре белән санлашам. Әбиләренә бакча эшендә ярдәм итәргә кирәк икән, бу хакта аларга алдан ук әйтеп куям, чөнки алар да ял көннәрен үзләренчә планлаштыралар.
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезне җиңүегез белән котлыйбыз. Киләчәктә балаларыгыз да зур уңышларга ирешеп, безнең газетабызның язма геройлары булыр, дигән өметтә калабыз.
Рилия Закирова.



