Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Дарулар базарында хәл ничек?
27.04.2015

Дарулар базарында хәл ничек?

1384868381_lekarstvaУР Иҗтимагый палатасы утырышында фармакология базары торышы хакында фикер алыштылар. Утырышта Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев, хакимият органнары вәкилләре, “УР Медицина палатасы” иҗтимагый оешмасы, Баш табиблар ассоциациясе, даруханәләр челтәре белгечләре катнашты.

Сәламәтлек саклау минист­ры Алексей Чуршин сөй­лә­гәннәрдән күрен­гәнчә, бүгенге көндә республика даруханәләренең 22%ы (141 даруханә) дәүләт карамагында. 2014 елда бердәм бәяләр һәм ассортимент сәясәтен булдыру максатыннан “Удмуртия даруханәләре” дәүләт унитар предприятиесе оештырылган.Сәламәтлек саклау министрлыгы даими рәвештә даруларның бәясен һәм ассортиментын, авыл җирлеге халкын дарулар белән тәэмин итүне тикшереп тора. Киләчәктә һәрбер сәламәтлек сак­лау учреждениесендә арзан бәяләрдән дару сатып алу мөмкинлеген булдыру бурычы тора. Утырышта катнашучылар, 2015 елда дару бәяләренең кискен артуын билгеләп үттеләр. Гыйнвар-март айларында яшәү өчен мөһим булган даруларның бәяләре 5,7%ка, ә иң очсызлы дарулар исә 10,6%ка кыйммәтләнгән. Моның сәбәбе Удмуртиядә күпләп сатучылар һәм дару җитештерүчеләрнең дис­трибьюторлары булмавында. Ташламаларга ия булган кешеләрне дару белән тәэмин итү өчен УР бюджетыннан бүленгән акчалар да җитми.
”Дарулар базарында кискен хәл күзәтелә. Бу илебезнең икътисади тот­рыксыз шартларда яшәвенә бәйле. Россия Президенты да әлеге тармакны игътибар үзәгендә тотарга чакыра. “Удмуртия даруханәләре” проекты уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанасы килә. Дәүләт даруханәләр челтәренең социаль функцияләрне башкарып, тотрыклылык урнаштыруда роле зур булачагында шигем юк. Беларусь Республикасының “Белмедпрепараты” предприятиесе белән хезмәттәшлек республика халкын дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсендә уңай нәтиҗәләр бирергә тиеш”, — дип белдерде Александр Соловьев.