Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Диләрә ханымга ачык хат
18.04.2013

Диләрә ханымга ачык хат

Мин, Кырынды башлангыч мәктәбе каршында оешкан “Бәллүр каләм” әдәби-иҗат түгәрәге әгъзасы Айсылу Сафиуллина “Яңарыш” укучыларына сәлам юллыйм. Безнең матур әдәбият укуыбыз һәм андагы гыйбрәтле язмышлардан нәтиҗәләр ясап, тормышта хаталар ясамаска өйрәнүебез, әңгәмәләр алып баруыбыз хакында сезгә дә җиткерәсем килә. Без күптән түгел генә Әмирхан Еникинең “Шаяру” хикәясен укып өйрәндек һәм менә шушы әсәрдәге Диләрә ханымга язылган хатым белән сезне дә уйланырга чакырам.

…Идел өстендә йөзеп баручы ак пароходның өске палубасында бик затлы киенгән 30-35 яшьләрдәге Диләрә ханым әнисенә кунакка кайта. Аның ире булса да, ул ялгыз. Ире профессор, көне-төне эштә, балалары юк, хатын эшләми. Ул пароходта җәйге каникулга кайтып килүче студетларны күреп ала. Бер студент егет, больницада авырып ятучы сөйгән кызына диеп, аллы-гөлле ефәк яулык алган. Диләрә ханымның бу яулыкны үзенеке итәсе килә. Нәтиҗәдә, ядәчләшеп, яулыкны ала. Бик теләмәсә дә, Харис исемле егет, ефәк яулыкны аңа бирергә мәҗбүр була. Соңыннан, ханым, шаярдым дигән булып, яулыкны кире бирмәкче була, әмма студентлар инде чираттагы тукталышта төшеп калган булалар. Диләрә ханым, ефәк яулыкны бар көченә болгап, Идел өстенә ыргыта…

Исәнмесез, Диләрә ханым! Мин, Сафиуллина Айсылу, Кичкетаң урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы, сезгә хат язарга булдым.

Диләрә ханым! Әсәр башында мин сезнең өчен бик кайгырдым, күзләремә яшьләр килде. Бер карасаң, тормышыгыз җиткән, акчагыз күп, өч бүлмәле фатирыгыз, яратучы профессор ирегез бар. Ә икенче яктан карасаң, сез бик бәхетсез. Балагыз юк, бер җирдә дә эшләмисез, иреңнең синең хәлләреңне сорарга вакыты да, теләге дә юк. Сез су өстендә чайкалып баручы бер йомычканы хәтерләтәсез. Затлы киемнәрең, алтыннарыңны тагып барыр җирең дә юк бит, ичмасам.

Ә хикәянең икенче өлешендә минем бик ачуым килде. Харис исемле егетнең сөйгәненә дип алган ефәк яулыгына хуҗа булу өчен ниләр генә эшләмәдегез?! Ахырда, ач студентларны үз канатыңа чакырып, кыздырган тавык ите белән сыйладыгыз һәм ядәч сөяге белән отып, егеттән иң кадерле нәрсәсен тартып алдыгыз . Ник сез болай эшләдегез? Моңа мин бер яктан җавап та бирә алам кебек: сез Харисның сөйгәненнән көнләштегез. Үзегезнең дистәләгән матур яулыгыгыз булса да, нәкъ шушысына тартылдыгыз. Беләм, сез бер мизгелдә булса да, яшьлеккә кайтып, сөю утында янарга теләдегез. Юк, сез Харистан ярату хисләре көтмәдегез, шаярып кына булса да, күңелегезне басарга теләдегез. Әмма шуны онытмаска кирәк: кеше хисләре белән беркайчан да шаярырга ярамый! Шаяра белеп шаярмасаң, күпме күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Сезнең инде яшегез узган, яшьлек артта калган. Шуларны аңлап, тормышта үз урыныгызны табуыгызны теләр идем мин.

Дөрес, хикәя ахырында минем сезгә карата ачуым да басылган иде инде. Чөнки сез, төн уртасында уянып, яулыкны Хариска кире бирергә уйладыгыз.  Пристаньда төшеп калган яшьләрне күргәч, бар көчегезгә кычкырып, хатагызны төзәтмәкче булдыгыз. Әмма тавышыгыз чыкмады. Сез караңгы Идел өстенә ыргыткан ефәк яулык, чайкала-чайкала күздән югала, шуның белән сезнең яшьлек тә сүнә, шаяртуыгызга да нокта куела дип уйлыйм. Тормыш дәвам итә, Диләрә ханым, ак пароход сезне ак юлларга алып чыгар, эзләгән бәхетегезне дә табарсыз. Ә.Еники “Шаяру” хикәясендә сезнең күңелегездәге кичерешләрне бик оста тасвирлап бирә алган. Киләчәктә гаилә бәхете, җан тынычлыгы теләп калам. Сау былыгыз, Диләрә ханым.

Сәлам белән: Айсылу