Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Дингә килүем – зур бәхет
29.12.2022

Дингә килүем – зур бәхет

«Дингә килүемә сөенеп туялмыйм. Дини тәгьлиматлар нигезендә яшәү күңелгә тынычлык, рәхәтлек бирә. Хәзер тормышым да матуррак, тынычрак, бәрәкәтлерәк тоела», – ди остазым Гөлсинә апа Әхмәтзакирова.
Бер ял көнендә йортыбызга Корьән укытып алырга булдык.
Моңа кадәр остазым Гөлсинә апаның изге китап турында үзенә генә хас җылылык белән сөйләвенә бик тә соклана идем. Ә бу юлы аның моңлы итеп Коръән укуына, дога кылуына сөенеп утырдым. Остазым дигәннән, Гөлсинә апа Әхмәтзакирова – 40 елдан артык гомерен Салагыш авыл китапханәсендә эшләүгә ба­гышлаган хөрмәтле хезмәт ветераны. Хезмәт дәверендә китапханәче генә түгел, агитатор да, пропагандист та, колхозчы да булды Гөлсинә апа. Боларга аның егерме елдан артык радиотапшырулар алып баруын, мәктәптә ата-аналар комитетында, хатын-кызлар советында эшләвен, ике чакырылыш рәттән авыл Советына депутат итеп сайлануын өстәгәндә, нинди озын хезмәт юлы узуын күзаллау авыр түгел. Лаеклы ялга чыккач та, намазга баса ул. Аннары Коръән тәфсире өйрәнеп, изге китапны укып чыгу бәхетенә ирешә. Өч телгә тәрҗемә ителгән олы Коръәне дә бар аның.
Гөлсинә апа белән Сәетгали абый ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Тормыш иптәше Сәетгали абый һәм олы кызы Гөлүсә апа мәрхүмнәр инде.
«Дин юлында булуым кызым Гөлүсәне, җәмәгатем Сәетгалине югалту кайгысыннан онытылу өчен ярдәм бирә, тынычландыра», – ди Гөлсинә апа. Биш вакыт намазын калдырмый, нәфел намазлары да укый, авылдашлар сәдака китергәч, бик озаклап дога кыла ул. Мәчеткә дә даими йөри, вәгазьләрне калдырмый. Үзе дин юлына басканнан соң, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче төпчек кызы Алсуны да өйрәткән. Гөлсинә апаның тугыз оныгы, оныкчыклары бар, аларны да динебез кушканча тәрбияләргә тырыша. «Онык­ларыма дисбеләр, түбәтәйләр, намаз китаплары бүләк итәргә яратам. Аларның безгә догачы, намаз әһелләре булып үсүләрен телим», – ди кардәшебез.
Дингә килү өчен күңелеңнең ихлас булуы кирәк. Ислам дине сабыр, тыйнак, кешелекле, мәрхәмәтле, юмарт, ачык йөзле, киң күңелле һәм башка күркәм сыйфатларга ия булуны хуплый. Бу сыйфатларның һәркайсы Гөлсинә апага хас.
Салагыш авыл китапханәсендә эшләвемә тиздән 20 ел була. Шул дәвердә остазым Гөлсинә апаның киңәшләрен, фикерләрен, ярдәмнәрен тоеп эшләргә туры килде. Аның белән аралашып, сөйләшеп утырганнан соң күңелләргә тынычлык иңә. Аның йорты мин эшкә йөри торган юл өстендә. Ул мине тәрәзәләреннән күзләп эшкә озата һәм каршы ала. Урамда күрешмәгән көннәрдә, аның тәрәзәләренә карыйм, күңелем белән исәнләшеп китәм. Олы йөрәкле остазым белән горурланам һәм сөенәм. Аңа сәламәтлек, тыныч тормыш, җан тынычлыгы, балалар һәм оныклар игелеге телим.

Раилә ТИМОФЕЕВА, Салагыш авылы.