Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Дусларым артуга сөенәм
31.08.2012

Дусларым артуга сөенәм

14 август минем өчен зур бәйрәм булды. «Яңарыш» ярдәмендә «Спартак» мәдәният йортында эшләп килүче «Бәхет» ансамбле җитәкчесе Рәсимә Мифтахетдинова белән танышу бәхетенә ирештем. «Татар моңын, җырларын, гармун-баян тавышларын сагындым. Безгә концерт белән килә алмассызмы?» — дип мөрәҗәгать иттем аңа. Үтенечемне кире какмадылар. Рәсимә ханым, иҗатташ дуслары белән киңәшләшеп, 2-3 көннән килеп тә җиттеләр. Иң элек, аларның үз-үзләрен тотышы, зәвыкь белән тегелгән сәхнә киемнәре күзгә ташланды. Ә моңлы итеп җырлаулары, гармунда уйнаулары – барсы да күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, әледә колакта яңгырап тора. Концерт татар, рус һәм удмурт телләрендә алып барылды. «Бәхет» ансамбле үзешчәннәре тамашачыларны шаян биюләр, төрле музыка коралларында уйнап  та сөендерделәр.

Концерт кына түгел, үзешчән артистлар  чын күңелләреннән безгә фитыр сәдакаларын да багышлаганнар иде. Интернатта тәрбияләнүче  285 кешегә Мифтахетдин абый белән берлектә күчтәнәчләр алып килеп сөендерделәр. Хәлимә белән Муллаян  тәмле чәкчәк белән сыйладылар. Мифтахетдин абыйның бик кешелекле, олы җанлы икәнен әйтеп үтәсем килә. Ул безгә ярдәм кулы сузарга теләүчеләрне таба,  алар белән таныштыра. Аллага шөкер, яныбызга килүчеләр күп. Бер күрешү — үзе бер гомер бит! Килеп хәлебезне белеп китүчеләр булса, яшәргә өмет туа. Ике кулым, ике аягым булса, мин сезне чәчәкләргә күмәр идем. Ходай миңа андый бәхет бирмәгән шул. Ярый әле күзләрем күрә, колагым ишетә. «Яңарыш» газетасы — минем рухи байлыгым. Мин аны көтеп алам. Кирәк чакта транспорт белән ярдәм итеп торучы “Яңарыш” редакциясенә  зур рәхмәт әйтәсем килә. Миңа 69 яшь. 19 ел инде карт­лар йортында гомер итәм. Исән булсам, киләсе елга, 4 июнь көнне миңа 70 яшь тула. Шушы яңа дусларым белән туган көнемне бәйрәм итәрбез дип торам. И, мөселман кардәшләрем, аяк-кулларыгыз йөргәндә, сөенә-сөенә йөгереп йөрегез. Безне куандырган өчен, безгә ярдәм итүче һәрбер кешегә зур рәхмәт. Ходай Тәгаләбез сезне зурласын. Көн дә безне тәрбияләүче хезмәткәрләргә, аеруча мөдир  Ипатова Марина Николаевнага чиксез рәхмәтемне әйтәсем килә. Ходаем аларга сәламәтлек, сабырлык бирсен. Без бит яңа туган балалар кебек ярдәмгә мохтаҗлар. Бик тә үз өемдә яшисем килә. Ярдәм итүчеләргә, булдыра алсам, көн дә рәхмәт әйтеп язып торыр идем. Барыгызга да хәерле гомер, сәламәтлек теләп.

Рәшит Яруллин, Ижау шәһәре