Дуслык бәйрәме
Дуслык бәйрәме
9 ноябрьдә «Халыклар дуслыгы йорты»нда Удмуртиядә яшәүче халыкларның III Конгрессы узды. Беренче Конгресс 2007 елда, икенчесе 2010 елда узган иде. Быелгы форум Тарих елына һәм Россия дәүләтчелегенең 1150 еллыгына багышланды. Бу көнне «Халыклар дуслыгы йорты»на күпмилләтле республикабызда эшләүче барлык милли-мәдәни оешмалар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, иҗат төркемнәре, күрше республикалардан кунаклар җыелган иде. Аларны республика башлыгы Александр Волков сәламләде. Ул чыгышында Конгрессның эше киләчәккә юнәлдерелүен һәм моның милләтара, дини мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләтебез сәясәтенең дөрес куелуы нәтиҗәсе булуын билгеләп үтте. Күптән түгел Ижауда икенче мәчет ачылуы, әрмәннәр чиркәве төзелеп бетү алдында булу, бу атнада Сарапул шәһәрендә тагын бер храм сафка басуы — болар барысы да уртак эш нәтиҗәсе икәнлеген, республикада дуслык, татулык хөкем сөрүе – ул Удмуртиядә яшәүче халыкның иң зур казанышы булуын ассызыклады һәм Удмуртиянең якты киләчәге хакына бердәмлекне сакларга өндәде.
Тәбрикләүләрдән соң төрле милли-мәдәни оешма җитәкчеләре үз эшләре турында сөйләп, тәҗрибә уртаклаштылар. Удмуртия Республикасында дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыруга аеруча өлеш кертүчеләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында Ува районында милләттәшләребезне берләштерүгә лаеклы өлеш кертүче Фәвзия Мирзаян кызы Шмелева да бар иде.
Форумны “Мин синең белән, Удмуртиям!” дип аталган концерт дәвам итте. Удмуртиянең төрле төбәкләреннән килгән милли йөзле ансамбльләр искиткеч матур чыгышлар ясадылар. Алар арасында “Асылъяр”, Грахово районының керәшеннәр ансамбле чыгышларын тамашачылар үз иттеләр, Кистем авылынының “Айсылу” ансамбле кызлары җырлаганда рәхәтләнеп биеп тә алдылар.
Конгресс чын мәгънәсендә бәйрәм булды һәм республиканың иң зур байлыгы дуслык икәнен дәлилләде.
Рәмзия Габбасова



