Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - «Дуслык» — «Гөлстан» бергә җыйды
25.08.2022

«Дуслык» — «Гөлстан» бергә җыйды

Кайтасыбыз да килмәде

Без быел беренче тапкыр шәһәрдән читтә урнашкан лагерьда ял иттек. Әле кайда дисәгез, Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә. Мәктәп лагеренда булганыбыз бар иде булуын. Тик анда иртән барасың да, төшке ашны ашагач, өйгә кайтасың. Бу безнең өчен мәктәпкә укырга барган төсле. Ә Казанда бөтенләй башкача. Әти-әни безне китереп куйдылар һәм кайтып киттеләр. Аларны озаткач, күңелсез булып калды. Чөнки әти-әнидән башка аерым гына беркая да барган юк. Әле җитмәсә, биредә таныш түгел кешеләр, өй дә еракта калды. 2-3 көн үтүгә төркемдәгеләр белән танышырга да өлгердек. Сагынып елап ятарга вакыт булмады, чөнки алдыбызга ачылу тантанасына әзерләнү бурычы куелды. Ул көнне Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов килеп, без яраткан җырларны башкардылар. Үзебезгә дә ачылу тантанасында катнашу бәхете елмайды. Без Омск өлкәсе Үләнкүл авылыннан килгән Заһир Мәхмүтов белән бергә чыгыш ясадык. Ул татар халык җыры «Ашхабад»ны җырлады, без биедек. Тамашачылар бик җылы кабул итте. Шуннан соң әлеге чыгышыбыз белән күрше лагерьда узган лагерьлар арасындагы «Якты җәй» фестивалендә катнаштык. Анда без «Иң эрудицияле лагерь» исеменә лаек булдык.
Санаулы көннәр сизелми дә үтте, чөнки файдалы һәм кызыклы чаралар күп булды. Йокыдан торгач та, көнебез иртәнге зарядкадан башлана иде. Иртәнге аштан соң татар һәм инглиз теле, актерлык осталыгы, кроссфит, блогерлык дәресләре узды. Буш вакытта өстәл һәм спорт уеннары уйнадык. Биредә без бик күп яңалыклар белдек. Көн саен бер чарага әзерләнә идек. Әйтик, «Татар кызы һәм татар малае» бәйгесе, «Татар теле ничек барлыкка килгән?» темасына сәхнәләштерү, татар халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәтү, КВН, мода күрсәтү…
Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән татар балалары килгән иде. Алар белән татарча аралаштык. Шундый очрашу, аралашу бәхете биргән өчен лагерьны оештыручыларга, безне чакыручыларга зур рәхмәт. Киләсе елга да дусларыбыз белән очрашулар насыйп булсын дип саубуллаштык.

Мәликә һәм Мәдинә Вәлиевалар, Ижау шәһәре, 84 нче мәктәп.

Гомергә истә калыр

Күптән түгел мин Казан шәһәрендә «Гөлстан» лагерь сменасында булып кайттым. Лагерьга илебезнең Мәскәү, Уфа, Чиләбе, Пермь крае, Төмән, Саратов, Түбән Новгород, Мари Иле һәм башка төбәкләрдән килгәннәр иде. 18 көн буенча отрядыбызны иң яхшы әйдәманнар Дания апа, Алия апа, Илһам абый җитәкләп, безне актив, җитез, унган-булган итеп күрсәтергә өндәделәр. Бергә төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнаштык. Җырладык, биедек, сәхнә күренешләре әзерләдек. Барысы да бик күңелле үтте.
Моннан тыш лагерьда һәрьяклап файдалы, кызыклы дәресләр оештырдылар. Аларның күбесе татар гореф-гадәтләрен өйрәнүгә юнәлтелгән иде. Әйтик, остаханәләрнең берсендә татар милли ризыгы – өчпочмак әзерләргә өйрәндек,татар теле дәресләрендә мәдәниятебез, истәлекле урыннар турында сөйләделәр. Кичке дискәтүк тә төрле темаларга багышланды: 90 нчы елларга хас кичке уен барыбызны җанландырып җибәрде. Актерлык остахәнәсендә алган белемнәребезне клип төшерү барышында кулландык. Үзебез видеоязма төшереп, монтажлау шулай ук бик кызыклы, мавыктыргыч булды. Мин ул клипта төп рольне башкардым.
Лагерьга танылган җырчылар Гүзәл Уразова, Илшат Сафинның килүе күңелләрне күтәрде. Минем Казанда узган лагерьга икенче тапкыр баруым. Быелгы сменаның иҗади юнәлештә узуы аеруча ошады. Чаралар иҗади сәләтебезне үстерергә, үзебезне күрсәтергә мөмкинлек бирде. Без – Удмуртиядән килеп, ял итүче балалар – һәр чарада актив булдык, сынатмадык. Безне Татарстан телевидениесе төшерде, игьтибар зур булды.
7 нче отрядның әйдәманы Рәмис абый Әюповка аеруча зур рәхмәт. Ул, эшләре тыгыз булуына карамастан, вакыт табып, цирк номеры әзерләргә ярдәм итте, аның белән бергә лагерьны ачу тантанасында күрсәткән чыгышыбызны «Шаян ТВ» каналына да төшерделәр.
Әлеге лагерьга баруыма һич кенә дә үкенмим. Отрядыбызда, бүлмәбездә әйбәт кызлар туры килде, күп дуслар таптым. Барлык әйдаманнарга, лагерь сменасын файдалы, күңелле итеп оештыруга өлеш кертүчеләргә, безне оештырып, әлеге лагерьга юллаучы Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия җитәкчесе Рәмзия апа Габбасовага зур рәхмәт.

Самира Макарова, Ижау шәһәре, 35 нче мәктәп.

«Гөлстан», мин сине яраттым!


Казан шәһәрендә үтәчәк «Гөлстан» лагерь сменасын түземсезлек белән көтеп алдым. Анда мине нинди вакыйгалар көтә, үземә нинди яңа дуслар табармын?» – дип кызыксыну һәм дулкынланудан йөрәк ашкынып типте. Безне әйдәманнар ачык йөз белән каршы алдылар. Лагерьдагы тәртип, кагыйдәләр белән таныштырдылар. Һәр көнебез 7.30 сәгатьтә иртәнге зарядкадан башланып китте. Дәртле татар җырларына биеп, төрле күнегүләр ясап башланган һәркөн бик күңелле үтте. Без татар теле, инглиз теле, актерлык осталыгы, медиа лаборатория, физик культура дәресләренә бик теләп йөрдек. Дәресләрнең заманча, кызыклы итеп оештырылуы һәммәбезгә ошады. Инглиз теле дәресләрендә караоке җырладык. Татар теле дәресләрендә Казан, татарлар тарихы, Казандагы театрлар, яңартылган биналар белән таныштык. Актерлык осталыгы дәресләрендә үзем өчен бик күп ачыш ясадым. Әйтик, конфликтлы очракларда үзеңне ничек тотарга, сәхнәдә югалып калмас өчен файдалы киңәшләр ишеттек, сөйләшү осталыгына, блогер булырга, телеграм каналны алып барырга өйрәндек. Мафия, UNO, шахмат уеннары, төркемнәргә бүленеп, футбол, волейбол, пионербол уеннары уйнадык. Уеннардан, дәресләрдән буш вакытларда дуслар белән аралаштык, телефоннар белән алыштык.
Безнең отряд «Кайнар өчпочмаклар» дип аталды. 9 команда арасында без дә сынатмадык. Лагерьга бик еш кунаклар, таныл­ган шәхесләр килде. Ул көнне матур киенеп, бүлмәләребездә аеруча нык тәртип ясап, кунакларны каршы алырга әзерләнлек.
Казан шәһәренә экскурсия дә истә калды. Шәһәр һәм аның тарихы белән таныштык, фотосурәтләргә төштек. Кремль, Кол Шәриф мәчете, балалар театрында булу — онытылмас-лык истәлек!
«Гөлстан» лагерь сменасы миңа бик тә ошады. Дуслар, бүлмәдәшләр, яраткан әйдәманнарыбыз белән хушлашып, туган якларыбызга кайтып китү генә бик ямансу булды. «Гөлстан», сау бул, мин сиңа тагын да килер идем!»

Данил Макаров, Ижау шәһәре, 35 нче мәктәп.

Көтеп алган ялым

Мин бу лагерьда беренче ел гына ял итмим инде. Быел тагы да яңа дуслар таптым. Элекке елдагы дусларымны күреп шатландым. Лагерьда һәр көн үзенчәлекле үтте. Кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылган чараларда катнаштым. Төрле түгәрәкләрдә шөгыльләндек. Кичен матур итеп бизәлгән сәхнәдә һәр төркем чыгыш ясады.
Быелгы лагерь программасы төрле булуы белән аерылып торды. Һәр иртәбез сәламәтлекне ныгытуга юнәлтелгән зарядка ясаудан башланды. Һәркөнне нинди дә булса мавыктыргыч чара оештырылды. Биредә оештырылган төрле уеннар, конкурслар, тренинглар безне тагын да берләштерде.

Ильяс Гобәйдуллин, Ижау шәһәре.