Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Дуслык — тотрыклылык нигезе
14.02.2013

Дуслык — тотрыклылык нигезе

“Күпмилләтле Россиядә милли сәясәт мәсьәләләре бервакытта да актуальлеген югалтмады. Владимир Путин “Россия: милли сәясәт” дигән мәкаләсендә әлеге сорауны юкка гына күтәрмәде. Әлеге мәкаләдә тарихыбыз берлеге, гражданнар арасында һәм милләтара килешүчәнлек, миграция сәясәте, рус халкының, теленең һәм мәдәниятенең роле һәм башка мөһим сораулар билгеләнде. Бүгенге көндә җәмгыять нигезендә милли сәясәт ятуы беркемгә дә сер түгел. Удмуртия Республикасы — Россия Федерациясендә тотрыклы һәм тыныч регионнарның берсе. Моны социаль тикшерүләр дә дәлилли. “Республикада милләтара хәлне ничек бәялисең?” дигән сорауга уңай җавап бирүчеләр 2000 елда — 41%, 2005 – 53%, 2007 – 57%, 2010 – 58%, 2011 – 66% тәшкил итә. Саннарның үсә баруы шатландыра. Әлбәттә, бу дәүләт органнарының, иҗтимагый оешмаларның, төрле конфессияләрнең бер юнәлештә, бер-берсен аңлап эшләүләре нәтиҗәсе”, — дип башлады чыгышын УР милли сәясәт министры Владимир Завалин министрлыкның 2012 елга йомгак ясау җыелышында. Аның, аннан соң сүз алган «Халыклар дуслыгы йорты» директоры Алексей Шуклин, “Удмуртия” телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар буенча баш мөхәррире урынбасары Сергей Касаткин чыгышларында Удмуртия татар иҗтимагый үзәге, милли-мәдәни автономия, “Иман” татар яшьләре берлеге, “Яңарыш” матбугат-мәгълүмат үзәге эшләренә уңай бәя бирелүе шатландырса да, башка оешмаларның эшләре белән чагыштырганда, хәлләребезнең артык мактанырлык булмавы да күзгә ташланды. Мәсәлән, “Громада” украин мәдәнияте җәмгыяте рәисе Степан Хаба якшәмбе мәктәбе ачулары, аны ачу тантанасына Түбән Новгородтан зур түрәләрнең килүе турында сөйләгәндә, үзебезнең милли сыйныфларның бүгенге хәле, язмышы турында борчылып утырдым. УР Дәүләт Советы Рәисе Александр Соловьев киңәшмәдә катнашучыларны УР Президенты Александр Волков исеменнән сәламләгәннән соң, республиканың Идел буе федераль округы регионнары арасында күп кенә өлкәләрдә алдынгы урыннарда баруын һәм бу уңышларда республикада гомер кичерүче төрле милләт вәкилләренең өлеше зур булуын ассызыклап, милли оешмаларга зур рәхмәтләрен җиткерде. УР Президенты һәм Хөкүмәте аппараты җитәкчесе Александр Горяинов аның фикерен дәвам итеп, республикадагы сәяси һәм икътисади тотрыклылыкны милләтара дуслык, тынычлык, бердәмлек тәэмин итүенә басым ясады.

 

Рамзия Габбасова