Дуслык — хәзинә

14 гыйнварда Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгы «Халыклар Дуслыгы йорты» белән берлектә искечә Яңа елны каршылау кичәсе уздырды. Республикада эшләүче барлык милли-мәдәни оешмалар вәкилләре катнашында мондый бәйрәм уздыру матур традициягә әверелде. Быел бәйрәм Сочида узачак Олимпиада уеннарына багышланган иде. Төрле милләт вәкилләре ике командага бүленеп, тизлектә, зирәклектә көч сынаштылар. Бәйге төрле телләрдә яңгыраган җырлар белән үрелеп барды. Бу көнне 107нче балалар бакчасы хезмәткәрләре Бриллиант Абдрахманова, Ләйсирә Юсупова, “Иман” яшьләр берлеге рәисе Ринат Фәйзуллин, Айгөл Габдерәхимова, Лариса Гайнетдинова, Ландыш Минһаҗева җырлап, биеп, спорт уеннарында катнашып, татар милли оешмаларының данын якладылар. Уеннарда һәрвакыттагыча дуслык җиңде. Бер залга җыелган шат күңелле, дустанә мөнәсәбәтле төрле милләт вәкилләре болындагы аллы-гөлле чәчәкләрне хәтерләттеләр. Бәйрәм һәр милли оешмалар катнашында милли ризыклардан әзерләнгән табын артында дәвам итте. Өчпочмаклар, вак бәлешләр, чәкчәк кебек милли ризыкларыбызны башкалар да бик теләп авыз иттеләр. Әлеге мул табынны әзерләүгә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фнүн Мирзаянов зур өлеш кертте. Бәйрәм дуслыкның иң зур байлык булуын тагын бер кат раслады. “Ат елында да дуслыгыбыз какшамасын, шулай булганда илләребез тыныч, дөньялар имин булыр”, — дигән теләктә иде кичәдә катнашучы һәркем.



