Дустымның уңышларына сөенәм
Бу тынгысыз җан белән мине компьютер таныштырды. Интернет челтәрендә үземнең шигърият сөючедусларым арасында Гөлфия Исхакова дигән исем еш күренгәнгә, аның белән дә дуслашырга булдым. Шигырьләре, җырлары, төрле темаларга язылган кызыклы фикерләре игътибарымны торган саен ныграк җәлеп итте. Бераздан бу кешенең төпле акыллы, милләте өчен янып-көюче олы шәхес икәненә дә инандым. Инде дүрт китап чыгарырга да өлгергән шагыйрә, хикәяче икәнен соңрак белдем. Монысы инде аның тыйнаклыгы билгесе. Тора-бара Гөлфиянең 200ләп шигыренә көйләр язылганлыгы һәм ул җырларның күпләр тарафыннан яратылып башкарылуы, тыңлануы ачыкланды. Менә шулай аралаша башладык. Байтак кына уртак танышларыбыз да табылды. Бик күп татар композиторлары белән иҗади дуслыкта булган Гөлфия ханымның шигырьләренә Чаллы кызы Флүрә Талипова гына да егермедән артык көй язган! “Сукыр мәхәббәт”, “Президент булам”, “Язларыма кайтам”, “Ак моңнар алып каеннардан” дигән китаплар авторы, Татарстан һәм Удмуртиянең язучылар берлеге әгъзасы, Р.Шәфи исемендәге бүләк иясе Гөлфия Исхакова, Татарстаннан чит төбәктә милләтебезне күтәрү өстендә зур эшләр башкара. Мин җирдә мондый милләтпәрвәр барлыгына бик тә сөенәм.
Зәбир Хәлимов, Яр Чаллы шәһәре



