Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Дәвамчылар бармы?
18.02.2012

Дәвамчылар бармы?

Тальян гармун —  татар милләтенең хөрмәткә лаеклы уен коралы.

Моннан 80-90 еллар элек авылыбызда тальян гармун бик кадерле, бик кирәкле уен коралы иде. Төрле мәҗлесләрдә, Сабан туйларында аның тоткан урыны түрдән булды. Заманында безнең авылда данлыклы гармунчы Харис абзый Зарипов бар иде. Ул һәр кич диярлек кибет янына гармунын алып чыгып, безне җырлата да, биетә дә иде. Милләтебезнең саф татар моңы, татар җыры еракларга яңгырап торды, бөтен авыл халкы җырга-моңга гашыйк булып яшәде, хезмәтне дә сөйде, ял итә дә белде. Мине гармунда уйнарга өйрәтүче дә Харис абзый булды. Ул сигез яшьлек малайга ышанып гармунын биреп, беренче тапкыр моң тудырырга мөмкинчелек тудырды. Шул көннәрдән башлап бүгенгесе көннәргә кадәр тальян гармун минем аерылмас юлдашым булды. Бүгенге көндә уйный торган гармуныма инде 60 елдан артык вакыт узып китте. Аны Казанның элеккеге күренекле сәүдәгәре уен коралы остазына ясаткан. Хәзер андый моңлы тальян гармунны көндез чыра яндырып эзләсәң дә, табармын димә. Гармуннар ясый торган фабрикаларда дан казанырлык тальяннар эшләп, сатуга чыгармыйлар. Үзебезнең Ижау шәһәрендә дә тальян гармун ясаучы күренекле остазлар юк. Ни аяныч, яшь буын дан тоткан уен коралын белми, белергә дә теләми. Ижау шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез арасынннан тальян гармунны Фоат Кәримов кына җиренә җиткереп өздереп уйный, ахры.  Ләкин ул да өлкән яшьтә бит инде.

Гасырлар буена татар милләтенә үзенең назлы, үзәк өзгеч саф татар моңын яңгыраткан тальян гармуныбызны сагынып, юксынып искә алырга калыр микәнни? Һәр милләт үз гореф-гадәтләрен, милли уен-коралларын сакларга тиеш.

Милләтебезнең бердән-бер татар басмасы «Яңарыш» газетасы үзенең меңенче санын бастырырга, аны зурлап билгеләп үтәргә әзерләнә. Бу кичәдә милләттәшләребез суздырып бер тальян гармуннарын тартырлар дип өметләнәм.

Шиһабетдин Садыйков, Ижау шәһәре