Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Дәва түгел, яра алдым
26.03.2014

Дәва түгел, яра алдым

Хастаханәләргә әти-әни­­се ташлаган яисә урамда табып алган балаларны алып килүләре турында ишетеп кенә белә идем. Биредә андыйларны “подкидышлар” дип атыйлар икән. Улым белән озак кына хастаханәдә ятканда алар белән якыннан танышырга туры килде.
Коридор буенча йөгергән, өсте-башы шактый тузган, кара бөдрә чәчле малай беренче көнне үк игътибарымны җәлеп итте. “Ник аны әнисе тыймый икән”, — дип уйлап торганда, палатадагы күрше кызы аптыраулы карашымны тойды, ахры. “Богдан исемле ул. Әллә качкан, әллә югалган диләр. Эзләүче дә юк бугай инде аны, алырга килмиләр. Шәфкать туташлары ничек тыңлатырга да белмиләр үзен, әле иң кызыгы төнлә була монда”,- диде ул. Чыннан да, палаталарда утлар сүнеп беткәч, коридордан Богданның тавышы ишетелә башлады. Шәфкать туташлары баланы йокларга яткыру өчен аны, иң элек, куып тоталар икән. Мондый төнге тамашалар көн саен кабатланды. Малайга 5 яшь булса да, гәүдәгә кечкенә, ябык булгангамы, 3 яшьләр чамасында гына күренә. Теленнән: “Пиво пить будем, сигареты курить будем”, — дигән сүзләр төшми. Ул баладан киләчәктә кем үсәр?
Богдан белән бергә Катя исемле 9 яшьлек кыз да ятты. “Әнием еракта тора, ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Әти эчә, аннан соң тавышлана. Бу юлы да ул эчкәч, күршеләр полиция чакырттылар. Мине аның белән калдырмадылар, бирегә алып килделәр. Хәзер әтинең телефоны сүнгән, әбинең телефоны юк, адресын гына беләм”, — дип, үз язмышын сөйләде ул. Инде бер атна дәресләргә йөрмәвен дә әйтеп китте кыз. Соңрак аны әбисе килеп алды диделәр. Эчкече ата-ана гаебе белән балачагының иң гүзәл мизгелләрен югалткан Катя җәмгыятьтә үз урынын таба алырмы?
Беркөнне күрше палатага берсеннән-берсе кечкенә ике кыз, ике малайны китерделәр. Әти-әниләре эчкәнлектән, полиция хезмәткәрләре аларны монда алып килгәннәр. Көне-төне елаган, беркемгә кирәкмәгән бу балаларны күргән саен йөрәгем телгәләнде. Дөрес, шәфкать туташлары аларны ашаталар, урын-җирләрен алыштыралар, вакытлары булганда уйнап та утыралар әле. Тик бу гына ана назын алыштыра аламы соң?
Буш вакыт булган саен әлеге нәниләр яткан палата янына ашыктым. Малайларның берсе коридор ягына караган тәрәзә янына басып, табибларны, әниләрне, балаларны күзәтә. Якынрак килсәң, елмая, кулын болгый иде ул. Әлеге күренештән соң күз яшьләрен тыеп булмый. “Башта ятим балаларны күрү бик авыр булды. Үзебез дә чак кына еламый идек. Һәрдаим шундый күренешкә тап булгач, өйрәндек инде. Тик бирегә эләккән балаларның бик азын гына килеп алалар, күпләре балалар йортына тапшырыла”, — ди шәфкать туташы. Әти-әнисе акылга килеп яисә туганнары алып китәргә теләсә, бик күп документлар җыярга кирәклегенә дә басым ясадылар алар. Бу 4 баланың да икесен килеп алучы булды, ә абыйлы-сеңелле булган нәниләрне балалар йортына тапшырачаклар диделәр. Үзләре гаҗәеп тыныч, матур булган бу сабыйларга Аллаһы Тәгалә якты киләчәк бирсен иде дип теләдем.
Күпләр авыру балалаларын да җил-давылдан саклап, кадерләп, язмыш сынавына сабыр итеп үстерәләр. Ә сау-сәламәт сабыйларын тормыш типкесенә калдырган ата-аналарны ничек аңларга? Балаңны ничек үскәнен күрү, аны назлау, иркәләү бәхетен шешәгә алыштыру өчен нинди йөрәк кирәк икән?

Эльвира Вахитова.