Дөнья һәркем өчен дә бертигез
Авыру балаларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләү һәм аларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан 2009 елдан башлап республика китапханәсе (2016 елдан – Удмуртия республикасы Милли китапханәсенең сукыр-
ларга һәм начар күрүче гражданнарга китапханә хезмәте күрсәтү региональ үзәге) “Дөнья һәркем өчен дә бертигез” дип аталган конкурс уздыра.
Ул ел саен Удмуртия республикасының Мәдәният һәм туризм министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Конкурс кысаларында “Бүген – балалар, иртәгә — халык” дип исемләнгән махсус программа эшли башлый. Әлеге программа нигезендә төрле проектлар булдырыла. Мәсәлән, яшүсмерләр арасында иң яхшы сәнгать әсәренә С. Михалков исемендәге халыкара әдәби конкурс, халыкара балалар театры фестивале, россиякүләм социаль плакатлар конкурсы, балалар һәм яшүсмерләр өчен язучы заманча авторлар белән очрашу һәм башкалар.
Әлеге традицияләрне дәвам итеп, быел “Дөнья һәркем өчен дә бертигез” конкурсын оештыруда “Россия мәдәният фонды” да үз ярдәмен күрсәтте. Конкурс беренче тапкыр инклюзив китапханә курчак театры форматында узды. Ул мөмкинлекләре чикле булган балаларны иҗтимагый эшләргә тарту, аларга өстәмә белем бирүгә юнәлдерелгән. Быел конкурста 216 бала катнашты. Алар арасыннан Удмуртия һәм Татарстанның 13 муниципаль берәмлегеннән 26 баланың эше югары бәяләнде.
Эльмира Миргалимова, Ижау шәһәре.




