Дөреслекне үзебез эзлик
Күпкатлы йортларда яшәүче кешеләр бер-берсе белән сирәк аралашалар. Бер кат мәйданчыгында яшәп тә, бер-берсен якыннан белмәүчеләр күп була торган иде. Моның, билгеле, үз сәбәпләре бар: кешеләр төрле яшьтә, төрле җирдә эшлиләр, аларның карашлары, ихтыяҗлары төрле һ.б. Сөйләшер, сүз башлар өчен ниндидер тема кирәк бит әле. Һәм, ниһаять, бу «проблема» чишелде дип тантаналы рәвештә белдерә алабыз: бөтен кеше өчен дә уртак тема табылды.
Бу тема – торак-көнкүреш хезмәтләре өчен түләү һәм ремонт. Ә «ремонт мәсьәләсе» сүзе ул бик тә күп төрле эшләрне үз эченә алган күләмле төшенчә, монда подъезд ишегенең ватылган тоткасын алыштырудан башлап, тузган йортка капиталь ремонт үткәрүгә кадәр эшләр керә.
Күршеләрнең бер-берсе белән тыгыз аралашуы (хәтта кемнедер яратып бетермәсәләр дә) үткән айда күрсәткән торак-көнкүреш хезмәтләре өчен түләү кәгазе алгач башлана. Сүз һәрвакыт бернәрсә турында бара: чираттагы расчеткада кемгә күпме, нәрсә өчен түләүне арттырганнар? Гадәттә, кайнар һәм салкын су өчен бәяләр үзгәреп тора һәм гел арту ягына таба. Белеп торыгыз: тарифлар хөкүмәт карары (энергетика комиссиясе) нигезендә үзгәрергә тиеш. Ә чынлыкта алай түгел шул. Соңгы көннәрдә узган ай өчен түләү кәгазе килгәч, торак-көнкүреш хуҗалыгы идарәсенә (ТКХИ) шалтыраттым. Телефонда утыручы ханым сүзгә гаҗәеп оста, сөйләшүгә алдан ук әзерләнеп куйгандай, сүзләрне пулемет кебек атып кына тора. Имеш, үткән айда фәлән тапкыр торбалар шартлаган, фәлән кубометр су урамга аккан. «Аның өчен кем дә булса түләргә тиеш бит, без аны һәр кулланучыга бүлеп, түләүне арттырабыз, моңа шәһәр мэриясенең махсус карары бар. Килешмәсәгез, судка бирегез, ләкин бернәрсә дә ота алмаячаксыз! «Ә», дияргә дә өлгермәдем, телефонда кыска гудоклар хасил булды – ханым трубкасын ташлады. Ә бит торбалар шартлауга мин гаепле түгел, нигә мин кемнеңдер башбаштаклыгы, хуҗасызлыгы өчен түләргә тиеш? Ләкин ничек кенә булмасын, мин генә түгел, барыбыз да түлибез.
Күршеләр белән җыелышып сөйләшәбез, кемнедер ачуланабыз. Кемнедер каһәрлибез, каргыйбыз, гаилә кухнясында бик озак гел шул турыда сүз бара. Сүз генә шул, буш сүз генә. Теге телефондагы ханым бик акыллы киңәш бирде бит – судка бирергә кушты. Ә без судка бирү түгел, ә ТКХИга барып, үз хокукыбызны якларга тырышып карыйбызмы соң? Бу сорауга җавап бертөрле яңгырый: «Кайда гына барсаң да, дөреслекне таба алмаячаксың, шикаять биреп, нервны бозып йөрүнең файдасы юк». Бу — көрәшеп карамыйча ук җиңелү дигән сүз бит! Ә «расчетка»ларда законсыз рәвештә түләүне арттыручылар моны бик тә яхшы беләләр, закон бозуларның җәзасыз каласына тулысынча ышаналар алар.
Торак-көнкүреш хуҗалыгы хезмәте өлкәсендә ныклы тәртип булмаудан оятсыз рәвештә файдаланучылар табылып тора. Расчеткалардагы саннарны тикшермичә түләүчеләр күпме?
Халыкны талауның тагын бер схемасын мисалда күрсәтергә телим. Бер айда без тормыш иптәшем белән инде үткән айда түләгән 1690 сум күләмендәге акчага «расчетка» алдык. Тормыш иптәшем торак-көнкүреш өчен түләүнең һәр цифрасын тикшереп, аның законлымы икәнен ачыклап, күзәтеп бара. Телефоннан шалтыратуга идарә хезмәткәре: «Сезнең мәгълүматыгыз вакытында бирелмәгән, ялгышлык шуннан килеп чыккан, икенче айда бу сумманы сезнең «расчетка»дан киметербез», — дип тынычландырды. Ни гаҗәп, яңа «расчетка»да да шул сумма яңадан кабатланды. Идарәгә махсус барып гариза язып, әгәр ялгыш төзәтелмәсә, «эш»нең судка барып җитәчәге турында әйткәч кенә «хата» төзәтелде. Бу ни дигән сүз? Әгәр хокукны даулап йөрмәсәң, хаклыкны эзләмәсәң, акчаң эзсез югала дигән сүз. Ә бик күпләр: «Дөреслекне барыбер табып булмый», — дип кул селтиләр һәм… акчаларын югалталар.
Соңгы вакытта барлыкка килгән тагын бер җинаять ысулын да әйтеп китәргә кирәктер. Ниндидер мошенниклар кайдандыр йортта яшәүчеләрнең исемлеген табып, аларга «өстәмә түләү» дигән ялган «расчетка»лар җибәрәләр. Дөресрәге, караклар үзләре почта әрҗәләренә салып чыгалар. Һәм, ни гаҗәп, кемнәрдер шул «кәгазь» буенча караклар хисабына акча күчерә. Йә, Ходай, кайчан гына акыл керер соң безгә? Ә бит уйласаң, артык катлаулы да түгел кебек. Акча түләргә килгән һәр кәгазьне игътибар белән карарга, аның законлымы икәнен тикшерергә, әгәр ялган булса, тиешле оешмаларга тикшертергә кирәк. Заман шундый, җәмәгать, үз хокукларыбызны үзебез яклый белергә өйрәнергә кирәк.
Гыймран Сафин, Ижау шәһәре



