Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Егетләр солдатка китә
11.10.2012

Егетләр солдатка китә

Хәзерге буын кешеләре тарафыннан армия хезмәте турында күпчелек уфтанып, авырсулап, сагаеп телгә алына. Кемдер улларын хәрби хезмәткә җибәрелүдән алып калу, кемдер әйбәт частька эләксен, дип хәстәрлек күрү юлларын эзли башлый. Югыйсә, бүгенге көндә армиядә хезмәт итү бермә-бер яхшы якка үзгәрде, ә аңа караш элеккечә тискәре булып кала бирә.

Тик күптән түгел миңа нәкъ киресе булган күренешкә тап булырга туры килде. Менә анысы чыннан да бик уйландыра! Бу миңа күптәннән таныш гаилә. Улы мәктәптә укыганда әнисе аңа: “Өйдә пешкән итне ашамый ул”, — дип, кибеттән колбаса, ысландырып пешерелгән тавык сыман азык-төлек ташый иде. Соңгы елларда ул азыклар янына төргәге белән алынган сигарет та өстәлде. Анысына ана: “Тәмәкене үзем сатып алам, югыйсә ул кыйммәтле кибетләрдән сатып алып, акчаны күбрәк бетерә”, — дип аңлатты.

Күптән түгел очратуымда ана тәмам тынычлыгын югалткан хәлдә иде. Улларын имтиханнарын бирмәгән, дәресләргә йөрмәгән өчен техникумнан куганнар. Хәзер начар төркемнәргә ияреп, җил куып йөри, ата-анасын тыңламый икән. “Тизрәк армия сафларына алсыннар иде, югыйсә, тәмам эштән чыгачак. Анда, бәлки акыл кереп кайтыр иде”, — ди ана.

“Ахырзаман җиткәч, аналар үз балаларының колына әверелер”, — дигәнне ишеткәнем бар. Кайбер ата-аналар балаларын әнә шулай өф-өф итеп тәрбияли дә, үзләрен санламас дәрәҗәдә сикеренә башлагач, уфтана башлыйлар. Тик күпчелек очракта соң була шул.

Ә 1 октябрьдә Удмуртиядә егетләрне армия сафларына кабул итү башланып китте. Удмуртия хәрби комиссары Александр Комлев хәбәр итүенчә, бу юлы безнең регионнан 8 мең кеше медицина һәм чакыру комиссиясе узачак. Аларның 1700е армия хезмәтенә алыначак.

“Язгы кампания барышында чакырылыш планы 129 кешегә артты. Шуңа күрә көзге чакырылышта да план күрсәткече арту ихтималы чикләнмәгән”, — ди хәрби комиссар. Моннан тыш ул бик тасвирлап бүгенге заман шартларында хезмәт итү тәртипләре хакында сөйләп үтте. “Соңгы 2-3 ел эчендә хәрби хезмәт шартлары бик тә үзгәрде. Армиядән кайткан егетләр белән аралашканда, алар хезмәтне бик уңай бәяләп телгә алалар. Хәтта кайбер егетләр гади тормышка караганда, армияне ныграк үз итәләр. Армия хезмәтендә солдатны тулысынча дәүләт тәэмин итә, ашата, киендерә, ай саен 2 мең сум акча түли”, — ди Александр Комлев.

Пресс-конференциядә солдатның туклану рационын да күзалларга ярдәм иттеләр. Әйтик, солдатның беркөнлек ашау ризыкларына менә нәрсәләр кергән. Иртәнге ашка: ит яки балык консервасы, галет, баллы чәй, повидло, йомшак сыр, поливитаминнар; төшкә: аш, карабодай боткасы, яшелчәдән рагу, баллы чәй һәм концентраттан эчемлек; кичке ашка: яшел борчак, кишер белән ит, повидло һәм чәй.

Солдат тормышы егетләргә чыныгу, сәламәт яшәү рәвешенә керү, мөстәкыйльлеккә өйрәнү өчен дә зур адым. Юкка гына кайбер эш тәкъдим итүчеләр егетләрдән, иң беренче чиратта: “Армия хезмәтендә булдыңмы?” — дип сорамый шул.

Октябрь аеннан яшь егетләрне чакырылыш пунктларында җыячаклар. Ватанны сакларга тиешле беренче егетләр төркеме хезмәткә ай уртасыннан җибәреләчәк. 1 декабрьдә калган икенче төркемне җибәрү планлаштырыла. Көзге чакырылыш кампаниясе 31 декабрьгә төгәлләнәчәк.

Уңышлы гына хезмәт итеп кайтыгыз, егетләр!