Елмаеп яшик
Елмаеп бер карадың да… (Халык җыры)
Соңгы вакытта нигәдер бер-беребезгә карап елмаюларыбыз югалып бара кебек. Бер карасаң, яшәвебез артык авыр да түгел сыман. Кем әйтмешли, тамагыбыз тук, өстебез бөтен, ә шулай да нәрсәдер җитми безгә, йөзләребез чытык, күз карашларыбызда битарафлык.
Күпләребез, хәтта танышларыбыз да, синең елмаеп: “Иртәләребез хәерле булсын! Исән — саулармы сез! Эш көннәрегез матур үтсен! — дигән сүзләреңне ишетмәгәнгә салышып, гамьсез генә үтеп китәләр. Шундыйларны күргәч, иртәнге күтәренке кәефең эреп юкка чыга. Алай гынамы, берәр җәмәгать урынында шатлыгын кая куярга белмичә елмаеп йөргән кеше күрсәк: “Кара! Нәрсә булган бу адәмгә? Әллә акыл шәрифләре ычкына башлаганмы икән моның?” — диеп шикләнә башлыйбыз. Нишләп болай үзгәрә барабыз соң әле без? Түбәнлеккә төшүебезнең сәбәбе нәрсәдә соң? Бәлки бу елмаеп сөйләшү кебек матур гадәтләребезнең яшәвебезгә һаман ныклап урнашып җитә алмавыннандыр? Әллә аралашу культурабыз түбәнме? Икесе дә бардыр. Динебез күзлегеннән караганда, Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам үзенең хәдисендә безгә бер-беребезгә елмаюны хәер-сәдака югарылыгында изге гамәл дигән. Шуның өстенә елмаю, елмаешып сәламләшү безгә бирелгән АЛЛАҺ Тәгаләнең иң зур бүләге дә бит әле.
Әйдәгез, күз алдына китерик әле: иртән хатының елмаеп чәй өстәле янына чакырса, елмаеп эшеңә озатса, эш урынында хезмәттәшләрең елмаеп каршы алсалар, поликлиникага баргач табиблар сине елмаеп кабул итсәләр, хезмәт урыныңда җитәкчең, берәр гозер белән кергәч, синең белән елмаеп сөйләшсә, ул көнне син үзеңне күкнең җиденче катында итеп хис итәсең бит.
Әлбәттә, елмаючылар арасында мәкерле, ясалма елмаючылар да юк түгел. Алар үз теләкләренә ирешү өчен хамелеонга әйләнеп, төчеләнеп елмаялар, андыйларга дусларына, хәтта туганнарына хыянәт итү дә берни тормый.
Иҗат кешеләре елмаюны кояшка, чәчәк аткан гөлләргә тиңлиләр. Эчкерсез елмаю ул — безнең эчке дөньябыз. Башларына хәсрәт килгәндә дә елмаюларын югалтмаган кешеләргә мин сокланып карыйм.
Авыр сугыш елларында миңа, яшүсмер малайга, авылыбызның мөхтәрәм картларының берсе Фатыйх абзый белән ат җигеп эшләргә туры килде. Һава торышының нинди булуына карамастан, без аның белән һәр көнне юлда булдык. Аның көмеш сакаллы түгәрәк йөзеннән бервакытта да елмаю төшмәде. Иртән ат абзарында очрашкач (мин малай — шалай гына булсам да), ул минем белән ихластан елмаеп күрешер иде. Елмаю аның канына сеңгән булгангадыр инде, елмаюсыз вакытын хәтта күз алдына да китереп булмас иде кебек. Фатыйх абзый белән чыксак, юлыбыз уңар иде, кушып җибәрелгән эшләребезне дә җиңел башкарып кайтыр идек.
Елмаеп яшәгән кешеләрне озын гомерле була, диләр. Фатыйх абзый фанидән мәңгелеккә утыз дистәсен үтеп күчте. Ул мөэминлегенә тугры булды, намазын калдырмады. Урыны оҗмахта булсын!
Елмаюдан хәтта таш та эри дигән гыйбарә бар. Тормышыбыздагы юк — бар борчылуларны сәбәп итеп тун йөрәккә әйләнмик, елмаеп яшик, җәмәгать. Елмаюыбыз — яшәү рәвешебезгә әйләнсен!
Габдулла Галиев.




