Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - «Ел китабы»на йомгак ясалды
26.05.2022

«Ел китабы»на йомгак ясалды

19 майда «На Родине П.И.Чайковского» дип атал­ган әдәби фестиваль кысаларында, Удмуртия милли китапханәсендә «Ел китабы» III төбәкара фестиваль-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Тантананы Милли китапханә директоры Татьяна Тенсина ачып җибәрде: «Елдан-ел катнашучылар һәм Россиянең төрле төбәкләрендә нәшер ителгән китаплар саны артуы шатландыра, – дип билгеләп үтте ул. – Безнең өченче тапкыр узган бәйгегә 19 регионнан 68 гариза бирелде, 173 басма тәкъдим ителде», – диде ул. Аның сүзләреннән күренгәнчә, Удмуртия, Марий Эл, Башкортстан, Татарстан, Чувашия, Коми, Саха (Якутия), Кабардино-Балкария, Кырым рес­публикалары; Түбән Новгород, Екатеринбург, Оренбург, Ульяновск, Төмән, Рязань, Орел, Самара, Ярославль, Вологда өлкәләреннән катнашучылар булган.
Алга таба Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният, милли һәм яшьләр сәясәте һәм спорт буенча Даими комиссиясе рәисе, «Удмурт кенеш» гомумудмурт ассоциациясе президенты Татьяна Ишматова, Мәдәният министры Владимир Соловьев, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Александр Валов, Милли сәясәт министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү бүлеге җитәкчесе Александр Корепанов, конкурсның жюри әгъзалары чыгыш ясады.
Китапханәнең беренче катында бәйгедә катнашучы китаплардан матур күргәзмә оештырыл­ган иде. Кунаклар конкурска тәкъдим ителгән барлык басмалар белән таныша алдылар.
«Ел китабы» III төбәкара фестиваль-бәй­гегә Тантаналы шартларда йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында милләттәшләребез дә бар иде. Зәйнәб Биишева исемендәге «Китап» Башкортстан нәшрияты М. Л. Әхмәдуллинның «Милли китап сәнгате» китабы өчен (2019 ел), А.С. Камалиевның «Башкорт тамбурлары тылсымы» китабы өчен (2021 ел), «Тел җәүһәрләре» китабы өчен (2020 ел), М. Якуповның «Хатын-кызлар» китабы өчен (2021 ел) төрле номинацияләрдә дәрәҗәле урыннар алды. Шулай ук Татарстан китап нәшрияты – «Идел буе халыклары әкиятләре» китабы өчен (2021 ел) җиңү яулады. Ижау шәһәреннән Нигъмәтҗан Әгъләметдинов «Шигъри дебют»: «Туган җир тавышлары», «Күңел көе» (2021 ел) миниатюр китаплар сериясе өчен, «Яңарыш» редакциясенең актив хәбәрчесе Гүзәл Максимова «Детское время» китабы өчен (2021 ел) махсус дипломга ия булды. Җиңүчеләрне бу уңышлары белән котлыйбыз.
Әдәби фестиваль кысаларында Россия төбәкләреннән килгән шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар, яңа китаплар презентациясе, яшь авторлар белән танышу, китап ярминкәсе, укучылар конференцияләре, театр коллективлары чыгышлары, ачык укулар, лекцияләр һәм остаханәләр, Ижауда, Сарапулда, Воткинскида һәм Воткинск районы Июльское авылында китап һәм сәнгать күргәзмәләре узды.

Элмира Нигъмәтҗан.