Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Заводның иң чибәр кызы -Наилә
15.01.2015

Заводның иң чибәр кызы -Наилә

 Ижауның «Купол» заводында яшьләр күп эшли. Алар арасында сәләтлеләр бихисап. Шундыйларның берсе — Наилә Әнис кызы Галимҗанова. Ул барлык татар кызлары кебек чибәр, елмаюыннан күзне алып булмый, һәрвакыт ачык йөзле, шул ук вакытта тыйнак та. 23 яшь кенә булуына карамастан, ул инде 4 ел заводның фәнни-техник бүлегендә инженер-конструктор булып эшли.

“Минем төп шөгылем — ул минем эшем, — дип сөйли Наилә. — Заводтагы эшчәнлегемне мин студент вакытта ук башладым. Миңа эшнең барышы ошый. Иң элек, ниндидер деталь әзерләү максаты куела. Менә шуннан уйлый башлыйсың, аннан идея туа, шуны тормышка ашыру өчен сызымын сызасың, барлык нечкәлекләрен уйлыйсың… Ә синең иҗатыңны цехта ясап, кирәкле урынга урнаштыргач, аның үзеннән таләп ителгән барлык функцияләрне башкаруын күргәч, күңелдәге сөенү хисләрен сүзләр белән генә әйтеп җиткереп булмый. Сөенечтән кул чабасы килә”.
Эштән соң да Наилә бер урында гына утырмый: инглиз телен өйрәнә, үзе тәмамлаган университетта студентларга чаралар әзерләнергә булыша, заводның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Болардан тыш Наилә әле бик матур итеп җырлый. Ул кәефе яхшы булганда, шул кәефне башкаларга таратыр өчен, ә сагышлы вакытта, күңел күтәренкелеген кайтару өчен җырлый.
Заводта “Купол” Мистеры һәм Миссы” исемле бәйге игълан иткәч, Наилә ике дә уйлап тормыйча катнашырга теләк белдерде. Бәйге ике өлештән торды. “Беренче этапта анкета тутырып, үзең турында күбрәк мәгълүмат бирергә кирәк иде. Завод эшчеләре әлеге анкеталар белән танышып, үзләренә ошаган кандидатка тавыш бирделәр. Күпчелек тавыш җыеп, мин икенче этапка уздым. Финалда катнашу өчен үзең турында видеоролик һәм иҗади номер әзерләргә кирәк иде. Мин җырларга яраткач, билгеле ки, иҗади номерым җыр булды. Җырым тагын да матуррак булсын һәм жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп итү өчен мин җырга видеоклип төшердем. Мондый зур сәхнәдә, күп кеше алдында мин беренче тапкыр чыгыш ясадым. Уңыш миңа елмайды дияргә кирәк”, — дип сөйләде Наилә. Бәйгедә җиңгәне өчен аңа Скандинавия илләренә ике кешелек юллама бирәләр. Наилә иң якын кешесе, бәйгедә аның өчен җан атып торган әнисе белән Норвегия, Швеция, Дания һәм Финляндиядә сәяхәттә булып кайта. “Бу минем өчен искиткеч зур бүләк булды. Чит илдә булганда, бөтенләй икенче дөнья күрәсең: матур шәһәрләр, гадәти булмаган архитектура үрнәкләре, чиста урамнар, кызыклы кешеләр… Карап сокланыр урыннар да бик күп. Патшалар басып торган балконнан тирә-якны күзәткәндә үземне патша кызы итеп тә хис итү бәхетенә ирештем. Бу онытылмас сәяхәт булды”, — дип, Наилә Европа илләреннән алып кайткан хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Гөлназ Мөхәммәтшина,
Ижау шәһәре.