Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Законнар катгыйлана
10.08.2012

Законнар катгыйлана

Алкогольле эчемлекләр сатуны чикләү турында кануннар кабул ителсә дә, аларны үтәмәүчеләр һаман да бар әле. Удмуртия Республикасының сәүдә һәм көнкүреш хезмәтләре министры урынбасары Галина Трегубова белдерүенчә, бүгенге көндә законны бозучыларны штрафлар гына куркытмый. Шуңа күрә аларның эшчәнлекләрен 90 көнгә кадәр туктату турында административ җаваплылык төрен дә куллануны гамәлгә кертү, штрафларның күләмен арттыру мөһим. Ижау шәһәр хакимияте тукталышлардагы исерткеч эчемлекләр сатучы стационар ларекларны ябу хокукына да ия. Хәзерге вакытта Ижау урамнарындагы 300 сәүдә ноктасының 11е генә эшли. Кануннарны бозган очракта алары да тиздән ябылачак. Чөнки федераль канун исерткеч эчемлекләрне тукталышларда һәм стационар ларекларда, тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, сатуны тыя.