Зачет кенәгәсендә калган мәхәббәт
– Икеле куегыз!
Имтихан аудиториясендә болай да тыныч иде, минем сүзләрдән соң үле тынлык урнашты. Глазов педагогика институтының рус теле укытучысы Любовь Павловнага үз-үзенә кул салучы гына болай әйтә ала иде. Гаҗәпләнүдән йөзе үзгәрде укытучының, күзлеген маңгай өстенә күтәреп, төбәп карады.
– Касимова, син ныклап уйладыңмы?
– Әйе.
– Икенче билет тартып ал.
– Юк, имтиханымны көз көне яңадан тапшырырга киләм…
… Беренче курсны менә шулай тәмамладым мин:. өч өчле һәм бер икеле белән…
Ул җәй минем өчен авыр булды. Яраткан егетемне югалту, шушы сәбәпле укуымда уңышсызлыкларым – үземне кая куярга белмәдем мин. Бу минем тормышымда беренче җитди сынау булды, алар истәлегенә бирелмәгән имтихан калды. «Мин икеле капчыгы», – дип уйлаганымны хәтерлим.
Хәер, беренче сессияне бишлегә тапшырдым, һәм беренче семестрда хәтта югары стипендия дә алдым. Ә аннары, күңел төшенкелегенә бирелгәч: “Бәлки мин яхшы укучы булмаганмындыр да. Бу очраклы гына булгандыр. Гомумән, мин бернигә яраксыз?” – дигән караңгы уйлар килә башлады башыма.
Менә шулай мин педагогиканы үземнең психологиям белән берьюлы өйрәндем. Барлык сораулар берьюлы кайный иде: сәләтем нинди? Яхшы дус була беләмме? Егетем мине ни өчен яратты? Бу үзәккә үткән имтиханны бирә алырмынмы?
Ул вакытта укытучыга “Икеле куегыз», – дип әйтүем төркемдәшләремне генә түгел, үземне дә гаҗәпләндергән иде. Мин бит мәктәпне дүртле, бишле билгеләренә тәмамладым, начар билгеләр алып, укытучы алдында холыксызлану миңа хас сыйфат түгел иде. Начар да була алам икән шул. Бик тә алам икән! Күңел төшенкелегенә бирелеп, егетлек хисләре уянгандыр, күрәсең.
Шунысын да әйтергә кирәк: иң кырыс, таләпчән укытучы да минем бу кыланыштан аптырап калган иде. Тагын бер билетны сузарга тәкъдим итте. Мондый мөмкинлекне аның беркемгә дә биргәне булмады.
Аудиториядән атлап чыккандагы хис-кичерешләремне әле дә хәтерлим: гаҗәпләнү, ирек, борчылудан калтырану. Аудитория янындагы тәрәзә каршында басып торган дустым, минем нинди кәефтә икәнемне аңламыйча: “Бишлеме?” – дип сорады.
– Икеле! Аның миңа нинди нотык укыганы турында язып тормыйм, каникул буе тирги-тирги укырга мәҗбүр иткәне турында гына әйтеп үтәм.
Кабаттан имтиханны комиссия алдында тапшырдым. Билетларны барысын да яттан белә идем. Җавап бирергә утырдым. Укытучыларның берсе минем зачет кенәгәсен ачты да, башын чайкап алды. Аннары беренче битен ачып, андагы бишлеләрне күреп, сорап куйды:
– Отличник белән нәрсә булды?
Бу сорауга, ясалма рәвештә авыр сулап, Любовь Павловна җавап бирде:
– Беренче курста алар белән нәрсә булганы билгеле инде… Мәхәббәт!
Мин имтиханны бишлелек сөйләдем, әмма яңадан тапшырганга күрә, билгеле, миңа дүртле куйдылар. Аннан соң, нигездә, бишлегә укыдым. Тик дипломга нәкъ менә шушы сессиядәге билгеләр керде. Кыскасы, миңа кызыл диплом тәтемәде.
Укытучылар кабат-кабат бу өчлеләрне яңадан тапшырырга тәкъдим итсәләр дә, мин аларны төзәтмәдем. Истәлеккә калдырдым. Беренче мәхәббәт, беренче күңел кайтулар, беренче адымнарым турында истәлек.
Диана Касимова.