Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Зирәк Риза бабам
14.02.2013

Зирәк Риза бабам

Риза абый Шәфиев белән мин 10 яшемдә таныштым. Аның үзе белән танышканга кадәр, әнием: “Шигырьләреңне Воткинск шәһәрендә яшәүче татар шагыйренә күрсәттем, ул безнең республикабызда гына түгел, Татарстанда, Башкортостанда да билгеле шәхес”, — дип әйткән иде. Ул вакытта никтер мин аны танылган кеше буларак бик эре, фырт, югарыдан карый торган кешедер дип күз алдыма китергән идем. Озакламый ул безгә үзе килде. Әмма мин ялгышканмын икән. Ул шундый мөлаем, гади, эчкерсез шәхес булып чыкты. Аның басынкы гына елмаюында тормышка гашыйклыгын, башкаларга хөрмәт белән каравын тоеп алдым.

Шул көннән бирле ул минем өчен иҗатымны үстерүдә һәрвакыт ярдәм итүче игелекле остазыма әверелде. Сабыр һәм үз фикерен бәйләп такмыйча гына шигырь язу нечкәлекләренә өйрәтте. Остазымнан үрнәк алып иҗат итү күңелле, аңа үз шигырьләремне укытып бәя ишетү минем өчен үзе бер мәртәбә булды.

Риза абый бик җиңел генә иҗат иткән сыман тоелса да, шигырь язуга ул бик җитди һәм җаваплы карый иде. Эш-мәшәкатьләрдән буш бер мизгеле дә аның шигырь иҗат итмичә узмагандыр. «Шигырьләр дөнья әдәбияты классикларының әсәрләре белән “тукланган” булырга тиеш”, — дип әйтә торган иде ул. Бик еш, туган көннәр уңаеннан да, китаплар – әйтемнәр, мәкальләр, шигырьләр, хикәяләр җыентыклары бүләк итте.

Бигрәк тә Риза абый табигать күренешләре, хайваннар турындагы китапларны укырга яратты. Гомумән, табигатьне ярата иде. Бәлки шуңа табигате белән хисчән, зирәк кеше булгандыр да. Гаиләләребез дус булганга, бер-беребезгә кунакка йөрешә идек. Риза абый тормыш иптәше Римма апа белән берничә тапкыр бакчабызга ял итәргә дә килде. Римма апа чөгендер, кычыткан, кәбестә яфраклары салып, табигать кочагында гына әзерләнә торган аш пешерә. Бигрәк тә тәбикмәкләре бик тәмле була иде.

Ә Риза абый якындагы болынга, урманга китә, анда дару үләннәре җыя. Ул гади генә күренештән дә гаҗәеп матурлык күрә белде. Мисал өчен, гадәти булмаган формадагы ку (трутовик) гөмбәләрен эзләргә һәм җыярга ярата иде. Бик ошаганнарын өенә алып кайтып, эш бүлмәсенең диварына элә. Шагыйрьнең эш бүлмәсе хакында сөйләсәң, үзе бер тема. Ул китап белән шыплап тулы иде. Киштәләр, тәрәзә төпләре, өстәл тартмалары, өстәл өсләре, шкафлар… Саклык, эчкерсез хөрмәт белән карый иде ул ата-бабаларыбыздан калган әдәби мираска. Бәлки шуңа да Аллаһы Тәгалә аны искитәрлек зур сәләт белән бүләкләгәндер дә.

Кызганыч, Риза абыйның юбилее якынлашса да, аңа булган хөрмәт, рәхмәт сүзләрен үзенә җиткерә алмыйм, ул безнең арада юк инде. Әмма шушы язмамны укып, газета укучылар арабызда Риза Шәфи кебек бөек кеше яшәвен тагын бер кат исләренә төшерерләр, тагын бер кат китапларын алып укырлар. Ә безнең гаилә аны беркайчан да онытмый һәм онытмаячак та. Риза абый Шәфиев үзе булмаса да, ул калдырган күңел байлыклары – табышмаклары, шигырьләре, хикәяләре калды.

Гүзәл Исхакова, Ижау шәһәре