Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Зур йөрәкле Регина
18.02.2012

Зур йөрәкле Регина

Тормыш кешене төрлечә сынап карый. Өлкәннәр: «Бәхете дә, кайгысы да Аллаһы тарафыннан җибәрелә», — ди. Без, кешеләр, шатлыктан башны югалтмаска, хәсрәттән сыгылып төшмәскә тырышабыз. Язмышка язылганны кабул итә белү күп көч сорый. Тик башка төшкән сынауларга һәркемдә түзә алмый… Ә түзгәннәр, яшь аралаш елмаерга өйрәнә. Язмам герое Регина да, әле бик яшь булуына карамастан, тормышында зур югалтулар кичерә. Тик күз яшьләрен сөртеп, ул үзендә алга таба барырга көч таба ала…

Түбән Кама кызы Регина Нәбиуллина Ижауга югары белем алу өчен килә. Ул Удмуртия Дәүләт университетының сәнгать һәм дизайн факультетында кичке бүлектә укый. Көндезен һөнәре буенча эшли. Ул һәрвакыт ярдәмгә ашыгучан, нинди генә эш булмасын, аны җиренә җиткереп эшләргә тырыша.

Беренче зур сынауны Регинага ике ел элек үтәргә туры килә. Каты авырудан әнисе вафат була. Әлеге зур хәсрәтне кичерергә үзендә көч, сабырлык табарга туры килә аңа. Бүген дә ялгызы калган әтисенә таяныч, кечкенә сеңлесенә апа да, әни дә ул. Туган йортыннан бик еракта булса да, якыннарының һәрдаим хәлен белеп тора, ялларда алар янына ашыга. Әнисенең елын уздырырга йөргәндә тормыш янә аның сабырлыгын сынап карый. Каты авырудан тагын бер якын кешесе — бабасы вафат була. Бүген аңа карыйм да, гаиләсенә бер-бер артлы килгән зур югалтуларга ул кечкенә йөрәк ничек түзде икән соң дип уйлыйм? Эштә дә, дуслары арасында да ничек кенә тыныч күренергә тырышса да, сагынудан күңеле тулып елаган чаклары да булды аның. Шул авыр вакытта да ул тормышка ышанычын югалтмый. Бүген бар кылган изге гамәлләре якыннары аның белән горурлансын, эшләгән яхшылыклары вафат булган әнисенә хәер-дога булып ирешсен өчен ди ул. «Әнием вафат булгач, мин бик озак еладым. Әнием төшемә кереп, еламаска кушты» — дип сөйләде Регина ул вакытта башыннан үткәннәрне тагын бер кат исенә төшереп. Үз-үзен кулга алгач, ул әнисе юлын дәвам итәргә була.

Исән чакта әнисе ятим балаларга, ялгыз карт-карчыкларга, йортсыз хайваннарга ярдәм иткән. Регина да менә инде ике елга якын шәһәребездә урнашкан интернатларның берсендә яшәүче ятим балаларга ярдәм күрсәтә. Матди яктан гына түгел, рухи яктан да сабыйларга терәк булырга тырыша ул. «Әни назы ничек кирәк икәнен мин бик яхшы аңлыйм хәзер. Үземә җитмәгән назны ятим сабыйларга бирергә тырышам. Минем кылган гамәлләрем өчен әнием дә сөенәдер сыман», — ди ул. Регина балаларга ярдәм итү өчен иганәчеләр(спонсорлар) табарга тырыша, дуслары белән интернатта төрле театральләштерелгән әкиятләр куялар, бу эшкә сабыйларның үзләрен дә тарталар. Шулай ук бергә төрле кул эшләре белән шөгыльләнәләр, рәсемнәр ясыйлар. Балаларга нәрсә кызыклы, аларга нәрсә кирәк икәнен анлый ул хәзер. Кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Вәгъдә иткән эше килеп чыкмаганда, чын күңеленнән борчыла ул, күз яшьләрен дә яшерми.

Шунысы кызыклы, күпләр мохтаҗларга ярдәм итсәләр, бу турыда халык та белсен өчен тырыша, журналистлар белән элемтәгә керә. Һәм күп очракта бу башкалар да шундый гамәлләр кылсын өчен түгел, ә үз-үзләрен күрсәтү өчен эшләнә. Регинаның исә балалар йортына ярдәм итеп йөргәнен күпләр белми дә. Газетага язарга теләвемне белгәч тә, каршы төште ул. «Мин бернинди батырлык та эшләмим. Язма! Мин ул балаларны ташлый алмыйм. Башкалар белсен өчен дә ярдәм итмим, барсы да әниемнең якты истәлеге өчен», — диде ул.

Регина кебекләр, кызганыч, тормышыбызда бик аз шул. Хәйрия акцияләре узса да, без алардан күбрәк шоу ясарга өйрәнгән. Ә тормышта ачысын да, төчесен дә татырга өлгергән, тик яшәүгә мәхәббәте сүрелмәгән язмам герое кебекләр турында гына аз сөйлибез, аз язабыз сыман.

Эльвира Хуҗина, Ижау шәһәре