Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Зур сөенеч
9.07.2020

Зур сөенеч

Каникулга киткәндә, ел саен безнең сыйныф җитәкчесе китаплар укырга исемлек бирә. Өйдә дә китаплар күп, булмаган әсәрләрне китапханәдән дә алып торабыз. Татарча китаплар үзебездә сатуда булмагач, Казанга баргач, сатып алабыз. Күптән түгел әнкәй безгә бик матур китапчык алып кайтты. Ул – “Алтын йомгак” дип атала. Кулга алгач, аны тизрәк укыйсы килә. Без дә тиз генә укып чыктык, башваткычларны бергәләп чиштек. Анда безнең абыйның да язмасы бар. Аны тагын бер кат укыдык. Үскәч, без дә абыйдан калышмабыз, абый кебек булырбыз, “Яңарыш” газетасына да язмалар язарбыз. Безнең үзебезнең язмаларны да “Алтын йомгак” дигән китапчыкта күрәсе килә.

Мәликә һәм Мәдинә Вәлиевалар,
Ижау шәһәре, 84 нче мәктәп.