Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Зәкят түләү — фарыз
27.06.2016

Зәкят түләү — фарыз

Зәкят — Ислам диненең биш терәге булган багананың берсе. Коръән аятләрендә ул иман китерү һәм намаз укудан соң өченче булып килә. Бу зәкят түләүнең никадәрле мөһим икәнлеген тагын бер кат күрсәтә.

Аллаһы Тәгалә Исламда хәер-сәдака бирүне теләсәң башкара, теләмәсәң эшләми торган ирекле гамәл итеп куймады. Зәкят түләү үзен мөселман дип санаган һәм зәкят чыгарыла торган малы нисабка, ягъни зәкят чыгарлык микъдарга бер ел хуҗа булган һәркем өчен дә фарыз гамәл. Әгәр мал нисабтан кимрәк икән, бу кешегә зәкят түләү фарыз түгел. Мәсәлән, малдан зәкят түләгәндә ул кешенең сыерлары утыздан, сарыклары кырыктан ким булмаска тиеш.

Акча белән биргән вакытта зәкят башка төрле санала. Кәгазь һәм электрон акчалар әле соңгы гасырларда гына барлыкка килде. Элек, әле Ислам яңа күтәрелә башлаган вакытта, кулланылышта алтын һәм көмеш акчалар булган. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) вакытыннан башлап зәкятне алтын һәм көмеш белән түли башлаганнар. Шуңа күрә алтын һәм көмеш белән биргән вакытта зәкятнең күләмен без яхшы беләбез. Бүгенге көндә алтынның нисабы — 85 грамм, көмеш — 600 грамм. Кыйммәтле ташларның бүген нинди бәядә йөргәнен белеп, акчалата зәкятнең күләмен билгелисе генә кала. Россия Үзәк Банкы биргән мәгълүматлар буенча (22 июнь 2016 ел) алтынның бер граммы — 2642 сум. Көмешнең бәясе күпкә очсызрак — 35 сум. Нисабны алтыннан исәпләгәндә ул якынча 224000 сум була. Ә көмеш белән санаганда бары 21492 сум гына. Аерма зур, ләкин мөселман кешесе кайсысыннан санап, зәкятне ничек бирергә дип аптырап калырга мөмкин. Галимнәрнең күбесе: “Көмеш элеккеге бәясен югалтты”, — дип, нисабны алтыннан санарга тәкъдим итә. Ә икенче галимнәр нисабны көмеш бәясе белән исәпләү, мохтаҗлар өчен яхшырак дип саный. Чыннан да, Исламда зәкят мохтаҗларга ярдәм итү өчен булдырылган. Көмеш белән санаганда мөселман ел дәверендә кимендә 21492 сум тупласа һәм ул бер ел дәверендә тотылмаса, ул үз малының бер өлешен мохтаҗларга бирергә тиеш.

Хәзерге вакытта, Аллага шөкер, күп кенә мөселманнар зәкят түли алалар. Аның күләме булган акчадан бары тик 2,5%ы гына. Мәсәлән, ел дәвамында сезнең керем 22 000 икән, зәкят күләме — 550 сум булачак. 40 меңнән — бер мең. Чын мөселман мохтаҗлар белән әлеге акчасын бүлешергә кызганырмы? Юк, әлбәттә. Күп кенә мөселманнар ел дәвамында моннан да күбрәк акчаларын хәер итеп бирәләр, матди ярдәм күрсәтәләр. Аллаһы Тәгаләгә чынлап ышанучылар өчен бер-береңә ярдәм итү Рамазан аенда гына түгел, башка көннәрдә тиешле, саваплы гамәл. Ә зәкят түләү шул ук ярдәм, ләкин инде син аны Аллаһы Тәгаләнең боерыгын үтәп, аның рәхмәтенә ирешү өчен эшлисең. Коръәндә: “Намаз укыгыз һәм зәкят түләгез”, — диелгән (“Бәкара” сүрәсе, 43нче аять). Мондый боеру Коръәндә утыздан артык урында кабатлана.

Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшәргә, Аның рәхмәтенә ирешергә язсын!

“Мөслим” газетасыннан тәрҗемә ителде.