“Зөләйха күзләрен ача”
8 ноябрьдә Удмуртиянең Рус Дәүләт драма театрында Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия театрының “Зөләйха күзләрен ача” спектакле күрсәтелде. Әлеге тамаша – “Алтын битлек” махсус премиясе иясе. Ижауда билетлар август аенда бер атна эчендә сатылып беткән. Уфада әлеге спектакльгә билетлар 1000 сум торса, Мәскәүдә аларның иң кыйммәтлесе 10 мең сумга сатылган икән. Әлеге тамашаны Гүзәл Яхина романы, Ярослава Пулинович инсценировкасы буенча режиссер Айрат Әбүшахманов сәхнәләштергән.
Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” әсәрен русча да, татарча да укып чыкканым бар. Рус телендә укыгач, бераз авыр хис калдырган иде, татарчага тәрҗемә ителгәне күңелгә ятты. Ә спектакльне тамаша кылгач, мин инде бөтенләй фикеремне үзгәртеп, әлеге әсәргә гашыйк булдым. Режиссер һәм артистлар һәр нечкәлекне җиренә җиткереп башкарып, теманы искиткеч дәрәҗәдә ачтылар. Режиссер Айрат Әбүшахмановның әлеге спектакле беренче генә зур уңышы түгел. 2016 елда ул Мәҗит Гафуриның ”Кара йөзләр” әсәре белән “Алтын битлек” РФ милли театр премиясе номинанты булган инде. Нәкъ шул чакта Мәскәү шәһәрендә әлеге спектакльне Гүзәл Яхина тамаша кыла һәм әсәрен ышанып Айратка тапшыра: “Ул чагында әлеге әсәр китап булып чыкмаган да иде”, — диде режиссер.
“Зөләйха күзләрен ача” спектакле сәхнәдә генә бармый, ул тамашачы утыра торган залга да төшә. Тамаша күзен каплаган, яланаяклы Зөләйханың күпердән атлавы белән башланып китә. Зөләйха һәрчак башын аска иеп, идәнгә карап йөри. Башкорт милли стилендә тегелгән кара күлмәк кигән героиня Сәмрух кош турындагы риваятьне сөйли. Хакимлек иткән әлеге кошны бар кеше эзли. Тик таптык дигәндә генә, аның булмавы ачыклана. Әлеге фольклор өлеш спектакльне азакка кадәр озата. Зөләйханың ире — Мортаза, олы яшьләрдәге авыл карты. Аның әнисе, Убырлы, ул бернинди эмоциясез, йөзе дә «кызыл балчык» белән катырылган. Күзләре күрмәгән, характеры белән ут булган карчык Зөләйханы һәрчак рәнҗетә, мыскыл итә. Ничә ел буе мал туплаган Мортаза Совет хакимиятенә үз сыерын бирергә теләмичә, аны суя, ашлыгын да яшерә. “Уничтожим кулаков!» дигән газетаның аның кулында пәйда булуы, алда куркыныч хәлләр булачагын искәртә. Тик властька каршы барып булмый: Мортазага кызылармияче Игнатов ата, ул хатыны алдында җан бирә. 300дән артык кеше белән бергә сөргенгә җибәрелгән Зөләйха башкалардан нык аерыла. Суны кичкәндә, 300 кешелек баржа бата, интеллигенцияне башка көймә белән коткаралар. Нәтиҗәдә Игнатов белән Зөләйха үзләре котыла ала. Профессор Лейбе Зөләйханың авырлы булуын тоя һәм баласын табарга булыша. Яңа туган сабый образы — плацентадагы сыман шар эчендәге курчак булып дөньяга аваз сала.
Сөргендәге кешеләр авыр тормыш басса да, сынмый-сыгылмый. Рәссам Иконников үз сәләтен агитация эшләрен башкарганда күрсәтә. Ясаган рәсемнәре тамаша залы түбәсенә “күчә”, әйтерсең лә берәр храм эчендәге сәнгать әсәрләре! Биредә — яшь Зөләйха, профессор Лейбе, ботаник Сумлинский һәм совет солдаты. НКВД хезмәткәре бәйләнмәсен өчен, Иконников геройларны кызыл төскә буяп һәм барысы да кызыл йолдызга үрелгән итеп сурәтли. Зөләйханың малае Йосыф үсеп буйга җиткәч, рәссам Иконников ярдәмендә сәнгать белән кызыксына башлый, ә француз хатыны аны француз теленә өйрәтә. Игнатов — төп геройларның берсе. Вәлиевләрнең әйберләрен тартып алырга килгәндә, Совет властенда тәрбияләнгән кызылармеецка карата ачу-нәфрәт хисе уяна. Тик тора-бара, сөргенгә куылган Игнатовның да гади, система тарафыннан алданган кеше икәнлеген аңлыйсың, аны жәллисең. Усал палач булып күренсә дә, йөрәгендә кешелеклелек яши бирә. Ул сөргендәге кешеләрне урман кисәргә өйрәтеп кенә калмый, үзе дә егылганчы эшли. Скакалкада сикергәндә аның чыннан да, чыдам, тимер кеше икәнлеген күрәсең! Үз хисләрен Зөләйхага аңлата алган Игнатов ахыр чиктә аның белән бергә кала. Сөргенгә күчеп килүчеләрнең станциядә тәлинкә сузып, ач икәнлеген аңлатулары, соңыннан бу тәлинкәләрнең Себердә ашаганда да кирәк булуын дисеңме… Ә сөргендә урманны сурәтләү өчен озын такталар кулланылуы, аларга Совет властенә каршы барып, төрмәләргә эләккән кешеләр фотолары беркетелүе дисеңме… Зур уңышларга ирешкән интеллигенциянең бер мизгел эчендә шундый халәткә төшеп, бер чеметем икмәккә мәхрүм булып утыруы — болар барысы да шул елларның авырлыгын тагын бер кат күрсәтә, мондый вакыйгаларның тарихтан сызылмаячагын аңлата. Спектакльдә һәр артист үзләре уйнаган геройларны тулысынча ачалар. Грим, реквизитлар, музыкаль бизәлеш — барсы да югары дәрәҗәдә.
Спектакль тәмамланганчы тамашачы тын да алмады. Удмуртиянең Рус дәүләт драма театры артистлары спектакльне баскычларга утырып карадылар (чөнки залда алма төшәр дә урын юк иде). Коллегаларының уйнавына алар да соклануларын белдерделәр. Артистларны бик озак алкышларга күмеп, сәхнәдән җибәрмәделәр. Удмуртия Республикасының мәдәният министры Владимир Соловьев үзенең соклану хисләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Күп кенә театр сөючеләр, билетлар булмау сәбәпле, спектакльне тамаша кыла алмый калдылар. Шулай да без Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры “Зөләйха күзләрен ача” спектакле белән шәһәребезгә әйләнеп кайтыр дип көтеп калабыз.
Рәфилә Рәсүлева.