Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


28.02.2013

Игелекле гаил

Һәр авылның киң күңелле, ачык йөзле, тәмле телле, игелекле кешеләре була. Андыйлар белән аралашкач, җан тынычлыгы табасың, күңелгә рәхәт булып китә. Иж-Бубый авылында гомер кичерүче Фәнил һәм Хәмидә Исхаковлар гаиләсе дә нәкъ шундыйлардан.

Хәмидә Гали кызы һөнәре буенча медицина хезмәткәре. Минзәләдә медицина училищесын тәмамлагач, юллама белән Иж-Бубыйда урнашкан балалар санаториена эшкә килә. Өлкәннәр белән дә, балалар белән дә уртак тел таба белгән Хәмидә ханымны барсы да бик тиз үз итәләр. Ул кешеләрне гадилеге белән дә үзенә тартып тора. Хәзер ул лаеклы ялда булса да, авыл халкына һәрвакыт ярдәм итә. Сәламәтлеккә кагылышлы күп төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр аңа. Ул беркемне дә кире бормый. Медицина өлкәсендәге яңалыклар белән даими рәвештә кызыксынып тора, газета-журналларны күп укый.  Шуның өстенә  аш-су остасы да әле ул. Мәчеттә үткәрелгән ифтар мәҗлесләренә төрле-төрле ризыклар пешерә, ул пешергән бәлешләр телеңне йотарлык була.

Тормыш иптәше  Фәнил дә Хәмидә ханымнан калышмый. Дин юлында, җомга намазларына йөри. Һөнәре буенча электрик. Мәчеттәге электр үткәргечләрен төзекләндереп, башка хуҗалык эшләрендә дә бик актив катнаша.  Авыл халкы аларны тырыш, хезмәт сөючән булганга күрә дә бик үз итә.

Алар үзләре кебек игелекле, һәр эшкә дә оста ике ул тәрбияләп үстерделәр.  Тормышта үз урыннарын тапкан Фәрит белән Айрат Әгерҗедә — тимер юлда хезмәт куялар.

Әнә шундыйлардан үрнәк алып, бер-беребезгә игелекләрне күбрәк кылыйк, дустату яшик.

Роза Никашева, Иж-Бубый авылы