Игелекле җитәкчеләр
Һәрбер кеше йокысыннан уянып суга үрелә, чөнки су — тереклек, яшәеш чыганагы.
Шушы көннәрдә без, Девятерня авылының Югары урам кешеләре дә, зур шатлык кичердек, ниһаять, без сулы булдык. Безгә сулы булырга округ депутаты Ирек Рафаэль улы Заһретдинов, авыл Советы җирлеге башлыгы Фәнис Миннефаяз улы Йосыповлар ярдәм иттеләр. Без аларга чиксез рәхмәтле.
Шушы уңайдан тагын бер әйбергә тукталасы килә. Кышкы чорда юлыбыз чистартылмый. Янгын чыга-калса һич керерлек түгел иде. Фәнис Миннефаяз улы бу эшне оештыруны да үз карамагына алды. Зиратны койма белән әйләндереп алуда да аның өлеше ифрат дәрәҗәдә зур. Авылның чисталыгына, төзеклегенә дә зур әһәмият бирә. Авыл халкы аны ярата, ихтирам итә, чөнки ул үзе дә халыкны олылый белә. Алга таба да эшендә уңышлар телибез.
Югары урамда яшәүче
пенсионерлар исеменнән
Рәшидә Гыйләҗева



