Игелек кылырга ашык!
Сарапул шәһәренең «Иман» татар яшьләре берлеге игелекле гамәл кылды: Уральский поселогындагы «Шәфкатьлелек йорты» приютына бардык.
Халыктан җыелган акчага шактый гына әйберләр сатып алынды: подгузниклар, кер юу порошоклары, ашамлыклар. Сигаево поселогында яшәүче Римма апага зур рәхмәтебезне белдерәбез: ул 9 зур капчык кием-салым, аяк киеме җыеп тапшырды.
Анда килеп төшүгә безне Вера исемле хезмәткәр каршы алды. Приют эшчәнлеге һәм анда яшәүчеләр турында сөйләде ул. Приютта 42 кеше яши икән. Араларында 2 татар да бар. Берсенең исеме — Фәния, аңа 82 яшь, приютта инде 10 ел гомер кичерә. Балалары юк, аның янына туганы Салих килеп йөри икән. “Татарлар киләме сезгә?” — дигән сорауга Фәния апа: “10 елга бер яшь пар килгән иде, алары да русча сөйләште”, — дип җавап бирде. Һәм үзенең безнең белән саф татарча сөйләшүенә чиксез шатлануын белдерде.
Икенче милләттәшебез Рамил исемле. Ул приютта нибары 3 ай яши, аның янына хәлен белергә хатыны килә. Кырымда яшәүче улы белән скайп аша сөйләшеп торалар икән.
Приюттагы тормыш, яшәеш шартлары безгә бик ошады: чисталык–пөхтәлек, тыныч, дусларча мөнәсәбәт. Тик боларның берсе дә гаилә җылысын, якыннарның тәрбиясен, мәхәббәтен алыштыра алмый шул. Мондый акцияләр уздырып, өлкәннәргә, авыруларга күңел җылыбызны бераз булса да бирә алганбыздыр дип ышанабыз.
Рөстәм Сөләйманов, Сарапул шәһәренең “Иман” яшьләре берлеге рәисе.




