29.07.2015
Игътибар! Конкурс! «Безнең бакча»
Кайда югалып йөри бу Гөлнур дисезме, җырлап йөрдем рәхәтләнеп бакчада… Менә шаһитларым — хезмәтем җимешләре!
Гөлнур Айзат, Буа шәһәре.
Күп кенә газета укучыларыбыз иртә яздан көзгә кадәр үзләренең бакчаларында мәш киләләр. “Арып-талып эшләсәк тә, шушы берничә сутый җир бүлемтегендә җаннарыбыз ял итә”, — диләр алар. “Яңарыш” газетасы “Безнең бакча” исемле бәйге игълан итә, ягъни үз бакчагызда үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләрне, гөлчәчәкләрне — матурлыкны, муллыкны фотосурәткә төшереп, 1 октябрьгә кадәр редакциягә юллый аласыз. Кызыклы фотосурәт хуҗаларын бүләкләр көтә.
Тулырак мәгълүматны 78-35-43 телефоны аша белә аласыз.
Әгерҗе районы Иж Бубый авылында яшәүче Хамидуллиннар гаиләсендә виноградның унлап төре үсә икән.





