Идәндә йокларга да әзер идем…
Можгада яшәүче беренче группа инвалид Зөбәрҗәт ага Мәрданов 4-5 ел эчендә Коръән укырга өйрәнә. Күптәнге хыялын тормышка ашыра — намазга баса. Моның өчен ул Казанның “Ярдәм” мәчетенә рәхмәтле.
Бүген Зөбәрҗәт абый рәхәтләнеп 5 вакыт намазын укый. Ә берничә ел элек намазга басу аның хыялында гына була.
Зөбәрҗәт ага — дөм сукыр. Шуңа сәламәтлеге чикләнгән милләттәшебезгә бу тормышка ашыра алмаслык эш булып тоела. Әмма 2001 елда Аллаһы Тәгалә аңа үзе юл күрсәтә.
Казанга кунакка баргач, туганы аңа “Ярдәм” мәчетендә сукырлар өчен уку мөмкинлеге барын әйтә. Зөбәрҗәт абый моңа бик сөенә һәм барын да белешеп, тиз арада җыена да Казанга укырга китә.
“Укырга Россиянең төрле төбәкләреннән килгәннәр иде. Барысы да минем кебек күрү сәләтләре начар, ягъни бөтенләй күрмәгән дин кардәшләребез. Көненә өчәр дәрес керде. Барын да бик яхшы итеп аңлаталар, өйрәтәләр. Миңа анда бик ошады”, — дип сөйләде Зөбәрҗәт абый.
Шуннан соң ул инде 3 тапкыр барып, белем эстәп кайта. Укулар ай дәвамында бара. Инвалидлар өчен туклану, яшәү шартлары бары да бушлай. Юл чыгымнарын да үз өсләренә алалар. “Без ике катлы караватларда йокладык. Мин барына да риза булдым, хәтта идәндә йокларга да әзер идем”, — дип өстәде Зөбәрҗәт абый.
Мәчет бүләк итеп биргән 90 дисктан торган җыентыгын, электрон Коръәнен дә күрсәтте. Алар ярдәмендә инде 15 сүрә өйрәнгән ул.
Күрү сәләтен ул 2005 елда югалта. Ә моның сәбәбе булган күңелсезлек 1973 елда Можганың сәнәгать предприятиеләре комбинатында эшләгәндә килеп чыга. Станок артында эшләгәндә, сул күзенә 11 мм тирәнлегендә тимерчыбык керә. Тора-бара икенче күзенә дә зыян килә. Зөбәрҗәт абый берничә тапкыр операция дә ясатып карый. Тик файдасы гына тими. 2005 елда якты дөнья аның өчен караңгылыкка чума, 2 күзе дә күрми башлый. Вакыт узган саен язмышына күнә милләттәшебез. Авыр була, әмма ул сынмый. Фатирында бүген бер ялгызы гомер кичерә. Тормыш иптәше белән 2 ул тәрбияләп үстергәннәр. Алар үз гаиләләре белән яшиләр.
11 ел буена үз-үзен карарга өйрәнгән инде Зөбәрҗәт абый, ашавын да үзе пешерә, кибеткә дә бара, түләүләрен дә түли. “Аллаһы Тәгалә мине ярдәменнән ташламый”, — ди ул.
Язмышыннан зарланмый милләттәшебез. “Рәхмәт, миңа кешеләр бик ярдәм итәләр”, — ди. Намаз вакытын белергә дә күршеләренә керә. Әле тагын Казанга белемен арттырырга барырга уйлый.
Эльвира Насыйбуллина, Можга шәһәре.



