Ижауга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү өчен имзалар җыю башланды
5 мартта “Аксион” заводында әлеге инициативаны хуплау өчен булдырылган иҗтимагый штабның беренче утырышы булды.
Ижау заводлары фронтка 12 миллионнан артык корал җибәргән. Бу АКШның бөтен сәнәгате кадәр. Удмуртия эвакуацияләнгән 30 завод һәм фабриканы кабул иткән. Шулай ук зур тыл госпиталь базасы булдырылган – сугыш елларында Ижауда барлыгы 20 госпиталь оештырылган.
«Аксион-Холдинг» Ижау мотозаводы»ның генераль директоры, Удмуртия Республикасының Мактаулы гражданины Геннадий Кудрявцев билгеләп үткәнчә, чыннан да, Ижауның горурланырлыгы бар. Бу — сугыш елларында заводларда хезмәт куйган һәм республикада яшәгән барлык кешеләрнең дә фидакарьлеге. Сугыштан соң да ижаулылар үз хезмәтләре белән илне торгызу эшенә зур өлеш керттеләр.
Ату коралы конструкторы Владимир Ярыгин сүзләренчә, Ижауга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелү — җиңүләрне тану һәм шәһәрнең киләчәгенә зур өлеш кертү ул. «Станоклар артына фронтка киткән ир-атлар урынына пенсионерлар, балалар баскан. Хатын-кызлар ир-ат һөнәрләрен иярләделәр. Өлкәннәр белән беррәттән 10-15 яшьлек яшүсмерләр дә хезмәт куя. Моны истән чыгармаска кирәк. Бу безнең ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, республика алдындагы бурычыбыз”, — диде ул.
«Ижауда 648 мең кеше яши. Республикадан читтә дә ватандашларыбыз күп. Ышанып әйтәм: алар да үз шәһәрләренә ярдәм итү өчен акциягә кушылачаклар. Безнең бурыч — предприятиеләрдә, бюджет өлкәсе учреждениеләрендә, студентлар арасында, мәдәният, спорт учреждениеләрендә, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә имзалар җыюны оештыру. Ягъни үз имзасын куярга теләк белдергән кеше моны кайда эшләргә мөмкин икән дип эзләргә тиеш түгел», — диде Ижау башлыгы Олег Бекмеметьев.
6 март көнне Ижауда “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе базасында имзалар җыю үзәге ачылды. Мин дә барып, үз имзамны куйдым. Биредә ул көнне депутатлар, җитәкчеләр дә имзаларын куярга килгәннәр иде.
Ижауга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне хуплаучы һәркем үз имзасын кую мөмкинлегенә ия. Имза җыю муниципаль берәмлекләрдә “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә оештырыла.
«Ижау шәһәре бу исемгә лаеклы. Тылда җиңү яулаган кешеләр турындагы истәлекләрне без мәңгеләштерергә тиеш. Бүген безне “Бердәм Россия” партиясе җитәкчелеге һәм Дәүләт Думасында депутатлар да хуплый. Ижау халкы да хуплар, дип уйлыйм. Бүген яшьләр дә, өлкәннәр дә үз имзаларын куярга килделәр. Бу республика халкының ватанпәрвәрлеген аңлата”, — диде Удмуртия төбәк бүлеге сәркатибе Владимир Невоструев.
Гөлнара Вәлиева.




