Ижауда — Ифтар мәҗлесләре

Рамазан ае башлану белән Ижау шәһәренең барлык мәчетләре тагын да җанлана. Мәчетләрдә уза торган ифтар мәҗлесләренә, тәравих намазларына килүчеләрнең саны елдан-ел арта.
Җәй айларында ураза тоту вакыты озын булуга карамастан (быел ул 19.00 сәгатьтән артык), Аллаһка шөкер, ураза тотучыларның саны кимеми.
Быел да шәһәр мәчетләрендә ифтар мәҗлесләрен оештыру традицияседәвам итә. Хәтта Рамазан ае башлаганчы ук, ифтар мәҗлесләрен мәчетләрдә оештырырга теләк белдерүчеләр билгеле иде. Ифтар мәҗлесләренә, Аллаһның ризалыгы өчен дип, яшелчәләр, пешкән ризыклар, чәй тәм-томнары алып килүчеләр дә бар. Бүгенге көндә мәчеттә ифтар уздыру өчен бер көн дә буш түгел. Мәчеттә 1 көн авыз ачтыру мәҗлесен оештыру өчен уртача көн саен 15-20 мең акча сарыф ителә. Әлеге бәя мәчетләргә ифтар мәҗлесләренә йөрүчеләрнең санына бәйле. Мәсәлән, “Иман нуры” мәчетендә һәр көн 100гә якын мөселман авыз ача. Ижау Җәмигъ мәчетенә исә көн саен 300дән артык кеше җыела. К.Маркс урамындагы Үзәк мәчет исә 200гә якын мөселман кардәшләрне ифтар мәҗлесенә җыя.
Вакытның соң булуына карамастан, ифтар мәҗлесләреннән соң мөселманнар тәравих намазларына да калалар. Тәравих намазы шәһәрнең барлык мәчетләрендә укыла. “Иман нуры” мәчетендә Рамазан аенда Коръәнне тулысынча укып чыгарга да ният кылганнар. Моның өчен хафиз яшүсмер Мөхәммәт Нәби Таҗикстаннан махсус чакырылган. Рамазан аенда һәр гаиләгә бәрәкәт иңеп, Аллаһның рәхмәте һәм ярдәме насыйп булсан.
Фәридә Шаһигәрәева.



