Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ижауда Үзәк мәчет ачылды
18.08.2016

Ижауда Үзәк мәчет ачылды

Мәчет ачу тантанасын Фаиз хәзрәт Коръәни–кәримне укып башлап җибәрде. Бәйрәмнең кунагы Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең тәбрикләүдән башланган тирән эчтәлекле вәгазен һәркем йотлыгып тыңлады. Ул: “Газиз кардәшләрем! Чын күңелдән зур бәйрәм — мәчет ачылу тантанасы белән котлыйм. Удмуртия башкаласы Ижауда мәчет төзүдә хезмәтләре белән дә, кылган гамәлләре белән ярдәм итүчеләргә әҗер савапларын күрергә насыйп булсын. Илләребезгә тынычлык, түрәләребезгә гаделлек һәм юмартлык, илебездәге халыкларга бердәмлек, татулык һәм тынычлык, балаларыбызга-оныкларыбызга тәүфыйк биреп, хак юлда булып, кушканнарын үтәргә, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп әйләсә иде”.
Мәчет урнашкан К.Маркс урамында төрле милләт вәкилләренең гыйбадәт йортлары урнашкан. Инде хәзер мәчетебез балкып, нур сибеп утыра. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин: “Ижау һәм Удмуртия митрополиты Викторин белән дә сөйләштек. Ул: “Бу урамны “Соборная” дип атаганда дөресрәк булыр иде”, — диде. Ә нигә бу хакта уйлап карамаска?
Мәчетләргә төрле чорда төрлечә караш булды. Булган мәчетләрне җимерделәр. 1980 елда 94 мәчет калды. Мәчетләрне җимереп, коммунизм төземәкче булдылар. Бүгенге көндә Үзәк Диния нәзарәтендә 7500 мең мәчет исәпләнелә. Бездә җәннәт, чөнки мәчет – җәннәтнең өй алдысы ул. Без мәңгелеккә килмәгән. Мәчетләребез балаларыбызга, онык-ларыбызга калачак. Һәр милләт халкы өчен Аллаһы Тәгалә бар һәм бер. Ватаныбыз да бер. Кыямәт көнен кайчан икәнен беркем белми. Җир йөзендә бер генә Аллаһы Тәгалә барлыгына инанган кеше булса, кыямәт булмас”.
Нәгыйм Каюмов мәчетне төзүдә ярдәм итүче һәркемгә рәхмәтләрен белдерде. Мәчет төзелү тарихы белән таныштырды. Зур экраннан һәр ел саен ниләр эшләнгәнлеге турында сөйләп-күрсәтелеп барылды. Шәһәр хакимияте карары белән, мөселманнарга үзәктәге мәчеткә йөрү ансат булсын дип, трамвай тукталышы Үзәк мәчет каршына күчерелүен, ә тукталышның исеме “Үзәк мәчет” дип атала башлавы турында сөйләде. Мәчеттә Ислам дине нигезләрен өйрәнү курслары, хатын-кызлар, ир-атлар һәм балалар төркемнәре эшләячәге турында хәбәр итте.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазендә вакытның кадерен белеп яшәргә чакырды, мәчетләр кешеләрнең рухи чистарынуында зур урын алып торуын искәртте, мөселманнарны гыйбадәт кылырга өндәде.
Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт мәчет төзелешенә 1 млн ярдәм күрсәткән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең котлау хатын укыды. Шәһәр башлыгы Юрий Тюрин тәбрикләүләрен җиткергәннән соң, әле мәчет янын тәртипкә китергәнче, күп эшләр башкарырга кирәклеген әйтеп, бергә-бергә эшләргә вәгъдә итте. Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин истәлекле көн уңаеннан бүләк тапшырды. Тантанадан соң мәчеттә җәмәгать намазы укылды һәм рес-публикабызга, халкыбызга Аллаһы Тәгаләдән бәрәкәт, иминлек сорап дога кылынды. Тантанада иман йортын сафка бастыруда күп тырышлык куйган Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт, мөфтинең беренче ярдәмчесе Нәфис Ихсанов һәм төзелешне башыннан алып азагына кадәр әйдәп барган, бүген Үзәк мәчетнең имам хатыйбы Нәгыйм Каюмовка «Бердәмлек» медале тапшырылды. Шулай ук тантанада башка бүләкләр дә күп булды.
Шәһәребез уртасында балкып утырган Үзәк мәчетебез бар җиргә нур сибеп, моңлы азан тавышын яңгыратып, халык күңеленә иман нуры иңдерсә иде. Бу мәчет яныннан тыныч күңел белән үтеп китеп булмый. Әлеге мәһабәт мәчет күңелдә соклану белән беррәттән, горурлык хисе дә уята. Аллаһыга шөкер, шәһәребездә 3 мәчет эшләп килә, аларда азан тавышлары бер дә тынмасын.

Халык фикере
Мәчет ачу тантанасында катнашучылар Үзәк мәчет милләттәшләребезгә дини белем бирүдә, үсеп килүче буынны иманлы итеп тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертер дигән өмет белән таралдылар.
Рәкыя Сәйфуллина (Ижау): “Мин мәчет буласы урынга казык какканда әле кызлар кебек идем. Пенсиягә чыккач, авырый башладым. Дин юлына баскач, бөтен авыруларым бетте. Төзелеш вакытында өйдә коймак, бәрәңгеләр пешереп алып килеп, эшчеләрне ашата идек. Кирәк булса, кулга көрәк тә алдык. Казырга да, буярга да булыштык. Булдыра алганча ярдәм итәргә тырыштык, көчебезне жәлләмәдек. Шушы мәчетне күрергә ашкындык. Төзелеш озакка сузылды. Бу тарихи көнне күрермен дип уйламаган идем. Ходай насыйп иткәч, бу көнне дә күрү бәхетенә ирештем”.
Саимә һәм Габденур хәзрәт Шакировлар (Барҗы-Умга): «Бик мәһабәт, матур мәчет булган. Нәрсәседер белән Кол Шәрифкә дә охшап тора. Милләттәшләр йөрсен иде мәчеткә, мәчет — җәннәт капкасы. Металлург, Төзүчеләр бистәләрендә яшәүче милләттәшләрем дә бирегә йөрерләр. Үзәктә булуы белән бар яктан да уңайлы бит. Җомгада гына түгел, һәрчак мөселманнар белән тулып торсын».
Дания һәм Әдип хәзрәт Гыйльфановлар (Кама поселогы): “Күңел сөенә, шатлана бу мәчет ачылуга. Шушы зур мәчет буш тормасын, олысы-кечесе иманга килсен. Үзебездә дә зур мәчет салына. Халык өзелмәсен иде иман йортларыннан”.
Гайсә Талипов (Ижау): “Авыр һәм зур тырышлыклар белән җиңеп чыгып, ниһаять, шушы мәчет ачылуны күрер көн килеп җитте. Барлык татар халкы исеменнән Нәгыйм Баян улына зур рәхмәтләремне җиткерәм. Удмуртия ТИҮнең элекке президенты Фнүн Мирзаянов (ул быел гыйнвар аенда вафат булды. Урыны оҗмахта булсын) белән кулга-кул тотынышып эшләдек. Шунлыктан аларның ничек тырышып эшләгәнлекләрен бик яхшы беләм”.
Халидә Вафина (Ижау): “Әнисә Хуҗагалиевада 7 ел укыйм. Менә узган ел бирегә йөреп укыдым. Аллаһы боерса, алдагы көннәрдә укуны дәвам итәрмен. Мәчетнең матурлыгына хәйран калдым. Ишекләре бервакытта да ябылып тормасын иде”.
Фаиз хәзрәт Әхмәтов (Тоймабаш авылы): “Авылыбыз кечкенә булса да, җомгага 8-10 кеше йөри. Әлеге мәчет төзелеше озак елларга сузылды. Бу вакыт эчендә беренче казык каккан Габдулла хәзрәт һәм төзелешне башлап, аны әйдәп йөрүче Фнүн Мирзаянов инде мәрхүмнәр. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән мәчет төзелеп бетте. Шәһәр үзәгендә мәчет ачылу — мөселманнарга дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен уңай шартлар тагын да артты дигән сүз”.
Рәшит Ситдыйков (Ижау): ”Мәчетебез матурлыгын югалтмасын, һәрчак ишекләре ачык булсын. Гыйбадәтләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен, көтелмәгән җирдән куәтләр бирсен, матур тормышыбыз дәвамын күрергә насыйп булсын!”
Әнисә Хуҗагалиева (Ижау): “Фаиз хәзрәт “Әлхәм”не укыганда, күзләрдән яшьләр килде. Бик сөенечле көн бүген. Шатлыгым эчемә сыймый. 13 ел көттек бит, эшләдек тә. Дин дәресләрен биредә шимбә көннәрендә алып барачакмын”.

Гөлнара Вәлиева.