Ижауны уратып алган район
Узган атнада Ижау шәһәрен уратып алган Завьялово районында сәфәрдә булып кайттым. Инде күптәннән әлеге районга аерым статус бирү турында сүз бара. Аның сәбәпләре дә бар. Район территориясендә 72 мең кеше яши дип теркәлгән булса, җәй айларында ул 3 тапкыр арта. Бу — үзе бер Сарапул, Воткинск кебек шәһәрләр дигән сүз. Районда ижаулылар яши торган бакча ширкәтләре, коттедж поселоклары күп. Салымнарын читкә түләсәләр дә, алар барысы да биредәге җирле үзидарәгә коммуналь хезмәтләр күрсәтү сорап мөрәҗәгать итәләр. Ә бу исә — муниципаль хезмәтләрдә эшләүчеләргә өстәмә йөк. Районга республикадан акча алу өчен аерым статус алу зарур.
Беренче тукталыш
Танышу, әлбәттә, районның горурлыгы, Удмуртиянең бренды булган Завьялово теплица комбинатыннан башланды. 15 га җиргә урнашкан 100 теплицада елга 4 мең тоннадан артык яшелчә җитештерәләр. Ел буена җыйган уңышның 67% — кыяр, 3% — яшел үлән, 20%ын помидор тәшкил итә. Кайсы гына кибеткә яшелчә сатып алырга керсәк тә, без әлеге яшелчәнең кайда җитештерелүе белән кызыксынабыз. Күзебез, әлбәттә, Завьялово районы кыярларына төшә. Аның янында торган озын, шома чит ил кыярларына кызыкмый халык. Тирә-якта яшеллек, матурлык, саф һава, әкрен генә төклетураларның бызылдаган тавышы ишетелеп тора. Бу матурлыкта 300 кеше хезмәт куя. Ләкин барыбер күңелгә: “Химия кулланмыйча гына биредә югары уңыш алып була микәнни?” — дигән уй килә. Баксаң, яшелчәләрдә бернинди агу юк икән. Монда үсемлекләрне төрле авырулардан саклау өчен агулы химикатлар кулланудан тулысынча ваз кичкәннәр һәм биологик алым керткәннәр. Асылы мондый: һәр елны үсемлекләрдә төрле авырулар таратучы корткычлар барлыкка килү мөмкинлеге туган чорда, теплицаларга корткычларны ашаучы “ерткыч” бөҗәкләр җибәрәләр икән. Аларны үз лабораторияләрендә махсус үрчетәләр. “Үз эшләрен эшләгәч, ул ерткычлар кая китә? Йөзләгән бөҗәкне яңадан җыеп алып булмый бит инде?” — дип кызыксындым мин лаборантка кыздан. “Җыймыйбыз, корткычларны бетергәч, үзләре үләләр, кайбер “туймас тамаклар” хәтта бер-берләрен ашыйлар”, -диде ул. Ә серкәләндерү эшен бал кортларына һәм төклетураларга тапшыралар икән. Яшелчә үстерүнең бөтен нечкәлекләре компьютер аша көйләнелә. Цехларда уртача температура, яктылык, җылылык бер үк дәрәҗәдә саклана. Монда эшләүчеләр, хәтта үсемлекләрнең йокы сәгатьләрен дә билгелиләр икән. Иртәрәк торган — уңган, дигәндәй, үсемлекләрне, физиологик үзенчәлекләренә зыян китерми торган итеп, аз йокларга, күп эшләргә өйрәткәннәр. Кыярны елга 3 тапкыр утырталар, ә помидорны гыйнвар аеннан ноябрьгә кадәр үстерәләр. Биредә эшләүчеләрдән: “Үзегез өйдә яшелчә үстерәсезме?”, — дип кызыксындым. “18 сотый бакчам бар, барлык яшелчәне дә үстерәм” — дип җавап бирде салат үсентеләрен үлчәп, төреп торучы апа.
Икенче тукталыш
Якшур авылында урнашкан нәсел терлеге үрчетү заводы күпләргә таныш. Терлек фермаларына резин итекләрдән керә торган вакытлар үтте. Биредәге чисталыкны урамда йөргән аяк киемнәре белән таптарга да кызганыч. Һәркайда чисталык, тәртип, биналар төзек. Әлеге заводта сөт җитештерәләр, эре мөгезле нәселле терлек үрчетәләр. 1995 елдан башлап сөттән эремчек, май, каймак, кефир, сыр ясыйлар. Авыз итеп карадым, телеңне йотарлык! Әлеге продукцияне Завьялово, Дебес районнары кибетләрендә, Ижау шәһәренең Төньяк һәм Трамвай боҗрасы базарларында алырга мөмкин. 600 дән артык сыер тәүлеккә 12 тонна сөт бирә (көнгә бер сыерга уртача 20 литр). Хуҗалыкта 185 кеше эшли. Кул көче белән бернәрсә дә эшләнми. Бар да автоматлаштырылган. Уртача хезмәт хаклары 28 мең сум. Ә бит шәһәрдәге заводларда 8 мең сум хезмәт хакы алып эшләүчеләр дә бар. Шәһәрдән, тирә-як авыллардан килеп эшләүчеләр дә байтак икән. Яшьләргә йорт төзү өчен ташламалы бәя белән җир бирәләр.
Әйе, ил буенча заманында гөрләп торган колхозларда фермалар таралып бетте, аларны күреп күңел әрни, ә биредә саклап калып, аны зур заводка әйләндергәннәр. Димәк, биредә халыкның яшәешен, көнкүрешен кайгырта торган намуслы җитәкчеләр эшли.
Өченче тукталыш
Инде Завьялово районы муниципаль берәмлеге башлыгы Андрей Коняшин белән аралашабыз. “Бүгенге көндә районның уңайлы якларын санап үтәсем килә. Район аша федераль трасса үтә, димәк, бу юл тулысынча дәүләт карамагында дигән сүз. Шәһәр яны булгач, бюджет хисабына балалар бакчалары төзелә. Бездә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен бик уңайлы. Шәхси эшмәкәрләргә ярдәм фонды бар. Студентлар өчен бик уңайлы, кайтып йөри алалар. Алга таба Пирогово авылында зур спорт комплексы, Совхозный авылында тагын бер зур теплица төзеләчәк. Уңайсыз яклары да күп. Җәй көне район халкына су җитми. Җинаятьчелек буенча беренче урында торабыз. Ни өчен? Чөнки Ижауда җинаять кылып качкан җинаятьчене Завьялово полиция постында тоталар һәм ул районда кылынган җинаять булып исәпләнә. Шәһәр чите булгач, зиратлар, чүп полигоннары безнең территориядә, аларны һәрвакыт тәртиптә тоту, карау безнең өстә. Ә бу өстәмә чыгымнар таләп итә. Ләкин без барлык авырлыкларга карамастан, үз-үзебезне туйдыра торган район. Безнең территориядә “Восточный” ит җитештерү компаниясе, “Вараксино” кошчылык фабрикасы, “Завьялово теплица комбинаты” урнашкан. “Земский доктор” программасы буенча яшьләр бик күп килә. Чөнки безнең бер поликлиника татар базары бистәсендә — шәһәр эчендә урнашкан. Ә программа буенча, поликлиника район территориясенә кергәч, әлеге яшьләргә акча бирелергә тиеш”.
Без Андрей Коняшинның “Пригородные вести” дигән район газетасына карата карашы белән дә кызыксындык. “Без әлеге газета редакциясе белән бик дус эшлибез. Алар сайлау алды кампаниясе барган вакытта бик зур ярдәм күрсәтәләр. Газетадагы мәкаләләргә тәнкыйть ясаганым, тыйганым юк, мин күбрәк орфографик хаталарга игътибар итәм”, — диде ул чыгышын тәмамлап.
Завьялово районы кешеләре белән дә фикер алыштык. Алар: “Район шәһәргә якын булганга, бүгенге көндә яшәр, эшләр, ял итәр өчен бездә барлык мөмкинлекләр дә бар. Тик хезмәтне генә сөяргә кирәк”, — диделәр. Шулайдыр да, чөнки юкка гына әлеге районны Удмуртиянең икенче башкаласы димиләрдер.
Рәфилә Рәсүлева.



