Ижау – Кейптаун арасы … Еракмы икән барасы?
25 елдан соң шәһәребездә “Ижау-Кейптаун” мотоярышлары яңартылды. Ярты елга сузылган легендар ярышта катнашучылар янә бергә очраштылар.
Моннан 25 ел элек 30нчы октябрьдә бер төркем кыю егетләр 6 “ИЖ” мотоциклларында, “Москвич” һәм КамАЗ автомобильләрендә уникаль булган, континентальара мотоярышка чыгалар. Катнашучылар Европаның 15 иле, Азия, Африка аша үтәләр. Алар 20 меңнән артык чакрым ара үтеп, үз юлларын Кейптаун шәһәрендә тәмамлыйлар. Ярышның максаты — “Иж-Юпитер” мотоцикллары өчен эшләнгән яңа двигательләрне сынап карау. Әлеге мотоярышлар шәһәребездә эшләнгән мотоциклларның югары дәрәҗәдә булуын исбатлый.
Чирек гасырдан соң катнашучылар янә юлга кузгалырга ниятлиләр. Ләкин бу юлы сәяхәт өчен ярты ел вакыт кирәкми, маршрут та Африкага кадәр түгел. Әлеге чараны оештыручылар — “Кочевники МСС” мотоклубы вәкилләре. 3 көнлек ярышларда катнашучылар Удмуртия, Татарстан республикалары, Пермь крае шәһәрләрендә булдылар. Мотоярышларны сөючеләр андагы халык белән очрашып, үз маҗаралары турында сөйләделәр. Мотоцикл йөртергә өйрәнү буенча остаханәләр оештырылды. Әлеге чаралар уздырылган муниципаль берәмлекләрдә заманча мотоцикль модельләре һәм “Ижтехмаш” җитештерү берләшмәсе техникалары урнаштырылган экспозицияләр урын алган иде.




