Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Ижау шәһәренең 12нче санлы мәктәбе укучылары бездә кунакта
31.10.2018

Ижау шәһәренең 12нче санлы мәктәбе укучылары бездә кунакта

Песиләр турында

Песиләр токымы 10 мең елдан артык билгеле икән. Кеше белән рәттән песи 6 мең ел чамасы яши. Йорт песиләренең гомере 12-14 ел. Бу хайваннар бик ягымлы, назлы. Песиләр һәрвакытта да үзләре теләгән җирдә йөри, тик соңыннан барыбер үз йортына, үз хуҗасы янына кайта. Алар төрле төстә булалар. Элекке кешеләр ап-ак песиләрне — тылсымчылар, караларны – убырлылар, җирәннәрне кешене терелтүчеләр дип уйлаганнар. Ә менә 3 төсле песиләр өйгә бәхет-шатлык китерә, дип әйтәләр. Әлбәттә, бу юк сүз –ырым-шырым гына дип уйлыйм.
Минем Кеша исемле песием бар. Ул чисталыкны ярата, күп йоклый. Аңа 5 яшь. Песиемне ашатам, аның белән уйныйм. Мин аны бик яратам.

Аделия Касимова.

Әбием кебекләр сирәк

Мәктәптә “Кешегә биргән байлык” дигән темага инша яздык. Мин үземнең әбием турында яздым. Сезне дә аның белән таныштырасым килә.
Әбиемнең исеме – Алсу. Ул гомере буе даруханәдә эшләгән. Күп кенә дарулар аның өендә дә бар. Дару кирәк чагында күршеләр иртән дә, кич тә, төнлә дә ишек шакыйлар. Берсен дә әбием кире какмый, хәтта даруларны бушлай да бирә.
Әбием янына хезмәттәшләре дә ярдәм, киңәш сорап керәләр. Ярдәмчел булуы өчен аны хөрмәт итәләр, яраталар. Үз бакчасында үстергән җимешләре белән дә бүлешә ул. Әбием кебек кешеләр тагын бармы икән?

Зәринә Мәрданова.

Фәрештә

Әниемне бик тә яратам. Яратмас­ка мөмкин түгел: үзе матур, үзе кайгыртучан, аралашучан. Барыбызга да игътибарлы. Керләрне юа, үтүкли, укырга да булыша, безне төрле түгәрәкләргә алып барырга да вакыт таба ул. Әнием мәктәптә дә укытучының уң кулы. Иң күңелле көннәр – ял көннәре. Без гаилә белән паркка, я башка җиргә ял итәргә чыгабыз. Мин әниемне фәрештәгә охшатам. Рәхмәт сиңа, әнием!

Эльмира Зорина.

Алтыннарым

Әби-бабам — алтын кешеләр. Бабам башта санавиациядә, аннары ашыгыч ярдәм машинасында эшләгән. Эше бик кыен булса да, беркайчан да зарланмаган. Күп кенә кешене үлемнән коткарып калган. Әбием күз сырхауханәсендә лаборант булып эшләгән. Гомере буе күз клиникасында эшләп, үзе дә күп нәрсәләргә өйрәнгән. Хәзер безгә дә киңәшләр бирә. Мин әби-бабам белән горурланам, аларны бик яратам.

Булат Низаметдинов.
Рәзинә Җәлилева әзерләде.