Ижау юллары тәртипкә китерелә
Атна башында Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев Ижауда юл төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Эшлекле сәфәр яңартылган 40 лет ВЛКСМ урамыннан башланды. Республика Башлыгы шәһәр хакимияте җитәкчелеге белән К. Маркс урамын тәртипкә китерү турында сөйләште.
Ленин районындагы юлларны тикшерүгә аеруча зур игътибар бирелде. Юлларны төзекләндерүгә бүлеп бирелгән гомуми 500 миллион сумның 70 миллионы нәкъ менә әлеге районда тотылган. Биредә юлларны һәм ишегалларын төзекләндерү эшләре 50%ка башкарылган. Эшлекле сәфәр барышында төзекләндерелгән юлларның сыйфаты мәсьәләсе дә күтәрелде. Әйтик, Шевченко урамында башкарылган төзекләндерү эшләренең сыйфатына карата дәгъвалар бар. Әлеге юл 2013 елда төзекләндерелгән. Даими рәвештә подрядчик исеменә шикаятьләр килеп торган. Тик асфальт-бетон катламын тулысы белән алыштырасы урынга оешма чокыр-чакырларны ямау белән генә чикләнгән. Удмуртия Башлыгы Шевченко урамындагы төгәлсезлекләрне оешмага 10 көн эчендә үз хисапларына төзәтергә дигән таләп куйды. “Тулаем гына әйткәндә, башкалабызда юл эшләре уртача дәрәҗәдә башкарылып килә. Лаборатория белгечләре даими рәвештә асфальт сыйфатын тикшереп торалар. Шәһәр җитәкчелеге белән киләчәктә төзекләндерелгән юлларны ничек тоту хакында да фикер алыштык. Бу эш тиешле дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Юлларны төзекләндерүгә Удмуртиягә федераль бюджеттан якынча 1,5 млрд сум акча күчте. Алда эшләр күп әле”, — диде Александр Соловьев.
Удмуртия Башлыгы сүзләренә караганда, Ижау юлларын тулысы белән тәртипкә китерү өчен 2-3 ел эчендә шәһәргә 1 миллиард сум акча бүлеп бирергә кирәк. Александр Соловьев шулай ук башкала җитәкчелегенә җылылык трассаларына һәм суүткәргечләргә ремонт ясауны алдан уйларга киңәш итте.




