Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Изгелеккә чикләр юк
8.06.2012

Изгелеккә чикләр юк

Удмуртиядә Рәсәйкүләм изгелек эшләү атналыгы булып узды. Аның кысаларында без, «Иман» татар яшьләре берлеге дә, «Әти-әниләре баш тарткан балаларга ярдәм ит» дип аталган хәйрия акциясе оештырдык. Мондый чарада инде өч ел рәттән катнашуыбыз. Быел балалар өчен кием, уенчыклар, көндәлек кирәк-ярак әйберләре җыеп, 4нче шәһәр хастаханәсенә илтеп тапшырдык.

Иң элек Интернет, массакүләм мәгълүмат чаралары аша акция хакында хәбәр биреп, берничә урында кабул итү пункты оештырдык. Күмәк көч белән балалар өчен шактый гына әйбер җыелды. «Иман»лылар хастаханә территориясен җыештыру өмәсе дә уздырдылар.

Медицина хезмәткәрләренең бераз гына булса да эшен җиңеләйтү, ятим балаларны сөендерү, аларның күңелен күрә алуыбыз белән без үзебез дә бик канәгать калдык. Ата-аналарның үз балаларын ташлап калдыру, аянычлы язмышка дучар итү мәсьәләсе тамырдан хәл ителмәсә дә, хастаханә бүлеге җитәкчесе әйтүенчә, соңгы вакытта балаларны гаиләләр тарафыннан тәрбиягә алучылар саны үсүе күзәтелә икән. Минемчә, «Дөнья изге кешеләрсез түгел!» — дигән әйтем, иң беренче чиратта, чит баланы үзенеке итеп кабул итүче шундый гаиләләргә туры килә. Тик һәр бала өчен җаваплылыкны чит гаиләләр түгел, үз ата-аналары тойсын иде.

Ләйлә Шәймөхәммәтова, «Иман» яшьләр берлеге әгъзасы