Илгизәр Шакиров: “Чит илгә гыйбрәт алыр өчен чык икән!”
5 июньдә Швейцариянең Женева шәһәрендә татар-башкорт фестивале — Сабантуй бәйрәме узды.
Чараны Швейцариядәге татар-башкорт “Юлдаш” ассоциациясе оештырды. “Silk Road” ресторанының паркында үткәрелгән милли бәйрәмдә 400 дән артык кеше күңел ачты. Бәйрәмдә Европа илләреннән: Швейцария, Италия, Франция, Германия, Великобритания, Швециядән, Чилидан, Көньяк Кореядән, тумышлары белән Россиядән булган, Татарстан, Башкортстан республикаларыннан кунаклар катнашты. Удмуртиядән әлеге бәйрәмгә Удмурт Республикасының халык артисткасы, җәмәгать эшлеклесе Надежда Уткина һәм милләттәшебез Удмуртиянең атказанган мәдәният эшлеклесе, баянчы Илгизәр Шакиров катнаштылар.
Үзенең төгәл сәгате, тәмле сыры, шоколады белән дан тоткан Европа иленнән сәяхәттән кайткач, Илгизәр Шакиров анда алган тәэсирләре, хисләре белән уртаклашты: “Швейцариядә үткәрелә торган Сабантуйга чакыру алгач, кирәкле кәгазьләр артыннан йөрү мәшәкатьле булды. Әллә бармаска инде”, — дигән уйлар туды. Ләкин инде Швейцария җиренә аяк баскач, үкенмәдем. Игътибарымны кешеләрнең якты йөзле булуы, чисталык җәлеп итте. 2 июньдә “Леман буенда рус кичләре” исемле икенче халыкара фестивальдә катнаштым. Ул Женева шәһәрендәге Россия Федерациясе вәкиллегендә үтте. Мин анда классик әсәрләр уйнадым. Биредә татарларның аерым оешмасы юк, Россиядән һәм аңа якын илләрдән килгән барчасы — рус оешмасына йөриләр. Татар телен аз беләләр. Күбрәк русча һәм инде, әлбәттә, французча сөйләшәләр. Сабантуй бәйрәмендә Башкортстан республикасыннан килгән артистлар зур концерт күрсәттеләр. Екатеринбург шәһәреннән “Изумруд” төркеме төрле халык җырлары, көйләрен уйнадылар. Мин татарча, удмуртча, русча уйнадым, җырладым. Бәйрәмгә җыелган халыкның татар моңына сусаганы күренеп тора, алар җырларга кушылып җырладылар, биеделәр. “Татарлар булмаган һәм яшәмәгән җир юк бугай”, — дип менә шундый очрашулардан соң уйлап куясың. Илдар Юзеевның Сара Садыйкова көенә иҗат ителгән җыры бар:
“Чит илләргә чыксаң, озак торма —
Гыйбрәт алыр өчен чык икән”.
Нәкъ шундый фикердә кайттым мин Швейцариядән. Андагы тормыш белән таныштым, үземә файдалы рухи байлык алдым, ләкин яшәгән җирнең бик якын икәнлеген аңладым. Зур рәхмәтемне Удмуртиянең атказанган мәдәният эшлеклесе Дамир Тазиевка, “Спартак” халык иҗаты йорты җитәкчесе Гадел Шәриповка белдерәсем килә”.
Швейцария — бик кечкенә ил, биредә 7 миллионнан артык кеше генә яши. Күбесе швейцарлар, 16%ы гына төрле милләт кешеләре. Рәсми тел булып немец, француз, итальян телләре тора. Европаның уртасына урнашкан әлеге ил иксез-чиксез таулары, зәңгәр күлләре, киң болыннары, шарлавыклары белән бизнесменнарны, туристларны кызыктыра. Вакытында әлеге илдә Николай Гоголь, Александр Герцен, Петр Чайковский, Владимир Ленин, Владимир Набоков, Марина Цветаева, Александр Солженицын яшәгән. Әлеге талант ияләре бик күп танылган әсәрләрен шушы җирдә иҗат иткәннәр.
Рәфилә Рәсүлева.




