Илебезне кем саклар? яки батырлык дәресеннән соң туган уйлар…
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне буларак, бөтен ил күләмендә билгеләп үтелә. Бүгенге көндә тормышыбыз тынычлыгы, азатлыгы, иминлеге өчен башын салган якташларыбызны олы хөрмәт белән искә алабыз, исәннәр алдында баш иябез. Шул уңайдан, бәйрәм алды көннәрендә, Ижау шәһәре мәктәпләренең кадет сыйныфларында белем алучы укучылар, яшь очучылар чик сакчылары, “Юность” балалар хәрәкәте вәкилләре Удмуртия Республикасының Дәүләт Советы утырышы бинасына батырлык дәресенә җыелдылар. Әлеге “Һөнәр буларак бар ул — Ватанны саклау хезмәте” дигән тема астында узган дәрес УР Дәүләт Советы рәисе Александр Соловьев, хәрби хезмәт генералы, Дәүләт Думасы депутаты Николай Аброськин һәм “кайнар нокталарда” хезмәт иткән батырлар катнашында узды. Алар үз чыгышларында хәрби өлкәдә булган шәхси тәҗрибәләре белән уртаклашып, укучыларга “патриотизм” сүзенең мәгънәсенә төшенергә ярдәм иттеләр һәм Ватаныбызны саклаучыларның традицияләрен дәвам итәргә өндәделәр.
“Ватанны саклаучы” дигәндә, без тарихка кереп чумабыз. Күз алдына еракта калган, узып баручы тарихи көннәр искә төшә. Шуңа да, Ватанны саклаучы һөнәре – һәрвакыт хөрмәткә лаек булып кала бирә”, – диде Александр Соловьев. “Сугышның күп фаҗигасен, ачысын күргән кеше буларак, минем карашка, патриотизм ул чын йөрәктән булырга тиеш. Чын патриот булу өчен үз халкыңның тарихын да яхшы белергә кирәк. Патриот булу өчен һәркем үз илен, Ватанын яратырга тиеш. Ә Ватанны кем саклый соң? Солдат. Әгәр солдат — ул һөнәр булса, ил сакчысы – ул холык, ә сугышчы – күңел халәте, дияр идем. Киләчәктә яхшы ил сакчысы булу өчен һәркайсыгызның чын патриот булып тәрбияләнүен телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакыт аяз булсын”, — дип дәвам итте майор, локаль сугышта катнашучы, ак мәрмәрле берет һәм «Батырлык өчен» медале иясе Александр Шадрин.
Кешелек дөньясының тарих сабакларын онытырга хакы юк. Без халкыбызның батырлыгын, зур югалту һәм корбаннарын киләчәк буыннарга да сөйләп калдырырга бурычлы. Тик бу хакта, сугышның барлык афәтен, ачысын-төчесен үзе татып караганнар, сугыш утында кайнаганнар гына тиешле дәрәҗәдә укучыларга җиткерә аладыр. Батырлык дәресләрендә моның шулай икәненә тагын бер кат инандым, чөнки сугышның никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китерүен чын сугышчының күзләреннән дә аңларга була. Тик, ни кызганыч, бүгенге көндә мәктәпләрдә сугыш ветераннары белән очрашулар, патриотик темага әңгәмә алып барулар сирәгәя бара. Ә бит Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап калган, илебезнең азатлыгы, тынычлыгы өчен утка, суга кергән, бүгенге көндә санаулы гына калган сугыш ветераннарыбызның киләчәк буынга әйтер сүзләре, үгет-нәсыйхәтләре җитәрлек. Патриотик тәрбияне даими алып бармыйча, укучылардан, яшьләрдән бу өлкәдә нәрсәдер таләп итү бик үк дөрес буламы икән?
Бүгенге көндә, гомумән, егетләрне патриотик рухта тәрбияләү, психологик һәм физик яктан хәрби хезмәт сафларына әзерлек сүлпәнәеп бара. Берничә ел элек мәктәп программаларында башлангыч хәрби әзерлек дәресләре, “Аҗаган” уеннары кебек чаралар оештырылса, бүгенге көндә алар бөтенләй дә юкка чыгарылып, хәрби хезмәт сафларының куркынычлыгы, солдатларга карата тискәре мөнәсәбәт, “бабачылык”ны пропагандалау бара.
Элек-электән илебездә хәрби хезмәт һәрвакыт батырлык мәктәбе буларак кабул ителгән. Ә хәрби һөнәрне сайлаган кешегә хөрмәт белән каралган. Тик әлеге һөнәр һәркемнең дә көченнән килә торганнардан түгел, чөнки моның өчен максатчан, көчле рухлы, каршылыклар һәм авырлыкларны җиңә белү бик мөһим. Тик, ничек кенә булмасын, яшьләребез арасында армия сафларында көчле рух тәрбияләнүен аңлап, илгә хезмәт итүне төп бурычы итеп күрүче егетләребез юк түгел. Киләчәктә андыйлар күбрәк булып, солдат хезмәте һәрвакыттагыча мактаулы хезмәт булып калуын телисе генә кала.
Батырлык дәресендә чыгышлар Ватан, Ил, туган як турындагы җырлар белән үрелеп барды. Беслан шәһәренең мәктәбендә әсирлектә калып, явыз дошманның күзенә карап, бер йотым су өчен тилмереп үлгән гөнаһсыз сабыйларга багышланган җыр яңгыраганда, экранда күрсәтелгән куркыныч, явыз, афәтле күренешләрдән залда утыручылар күз яшьләрен тыя алмадылар. Дәһшәтле сугыш утында булган сугышчыларның да бу мизгелдә күңелләре йомшарды, сабыйларның үлемен алар да тыныч кына күзәтә алмадылар. Әлеге дәреснең һәр мизгеле, һәр күренеше “бәхет” сүзенең чын мәгънәсенә төшенергә этәргеч бирде.
Дәрес тәмам… Кайту юлында күзләрем ирексездән зәңгәр, тыныч, аяз күккә юнәлделәр. Ә хәтергә шагыйрь Шәйхи Маннурның шигырь юллары килде:
Булмасын ул, булмасын
Кирәкми безгә сугыш!
Булмасын бер куркыныч,
Булсын бөтен ил тыныч!
Ләйсән Әхмәтова



