Илебез киләчәге — яшьләр кулында
27 июньдә Ижауда “Удмуртиягә — яшьләр, яшьләргә — Удмуртия” исемле стратегик сессия узды. Әлеге чараның максаты — яшьләр хәрәкәтен үстерү, аларның инициативаларын тормышка ашыруда ярдәм итү өчен республикадагы яшьләр сәясәтен төрле яклап берләштерү иде.
Дәүләт Советы Рәисе Алексей Прасолов: “Яшьләр сәясәтендә булган сорауларны тормышка ашыру җиңел түгел, ләкин аларны чишү бик мөһим, чөнки илебезнең киләчәге яшьләр кулында. Безнең бурыч — барлык яшьләр оешмаларының да бергә эшләүләрен булдыру. Бездә мондый оешмалар күп. Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә Яшьләр парламенлары эшли. Киләчәктә бу активистлар Удмуртия Республикасының ныклы кадрлар потенциалын булдырырга мөмкин”, — диде ул.
Сессиядә Дәүләт Советы рәисенең беренче урынбасары Владимир Невоструев та катнашты. “Республикабызның һәм илебезнең киләчәге яшьләрнең уңышка, үз максатларына ирешергә, тормышны яхшы якка үзгәртергә теләүләренә бәйле. Удмуртия – 90нчы еллардан соң яшьләр сәясәте үз традицияләрен саклаган бердәнбер регион”, — дип ассызыклады ул үз чыгышында.
Стратегик сессия перспективалар буенча нәтиҗәле фикер алышу мәйданына әверелде. Активистлар, район һәм шәһәрләрдәге яшьләр оешмалары җитәкчеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, студентлар белгечләр белән берлектә яшьләр сәясәтен үстерү турында сөйләштеләр. Күп кенә кенә кискен сорауларны дәүләт дәрәҗәсендә чишәргә кирәклегенә басым ясалды. Төп мәсьәләләр – яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең киләчәге, аның перспективалары, дәүләт белән яшьләр оешмаларының хезмәттәшлеге, яшьләр сәясәтендәге сорауларның федераль һәм региональ дәрәҗәдә чишелүе.
Әлеге чара катнашучыларның стратегик сессия эшенә бәя бирүләре, уртак нәтиҗәләргә килүләре, киләчәккә бергә эшләүне максат итеп куюлары белән тәмамланды.
Эльвира Хуҗина әзерләде.




