Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Илсөя Бәдретдинова: «Суфиланырга яратмыйм»
7.04.2021

Илсөя Бәдретдинова: «Суфиланырга яратмыйм»

2-3 нче апрельдә Ижау шәһәренең «Спартак» халык иҗат йортында Илсөя Бәдретдинова концерт куеп китте. Концерт ике көн булуга карамастан, урыннар булмаганлыктан, урындык куеп утыручылар да, концерт барышында урын өчен тарткалашучылар да булды. Әмма бу Илсөя Бәдретдинованы борчуга салмагандыр, киресенчә, ул тамашачыларның мәхәббәтен, Ижау халкының җыр-моңны югары бәяләвен тоеп киткәндер.
Илсөя Бәдретдинова бүгенге көндә нинди уй-кичерешләр белән яши, нинди максатлар белән яна? Концерт алдыннан булган әңгәмәбезне сезнең игътибарга да тәкъдим итәм.

— Илсөя ханым, сез адәм баласының язмышы үзе туганчы ук язылган булуына ышанасызмы, әллә һәр кеше үз язмышын үзе яза дигән фикердәме?

– Гомеребезнең ничек үтүе язмышка бәйле булуына ышанам, бик ышанам! Кайчакта үзеңчә планнар корып йөргәндә, бер уйламаганда язмыш икенче якка борыла да куя. Шулай булырга тиеш булгандыр, дип, нәтиҗә ясарга гына кала. Балачактан дизайнер булырга хыялландым. Укып, һөнәрем буенча бер көн дә эшләмәдем. Аның каравы, җырчы булган очракта да бу һөнәрнең кирәге зур.

— Язмыш кушкан җырчы һөнәрегез сезгә ошыймы?

– Яратмаган эш белән бөтенләй шөгыльләнә алмыйм. Холкымның бер ягыдыр, мине мәҗбүр итеп булмый. Яратмаган кеше белән сөйләшә, теләмәгән эшне башкара алмыйм, күңелгә ятмаган кешеләр белән табын артында утырмыйм. Әмма тамашачыларымны үлеп яратам, сәхнәнең рәхәте алар каршына чыгып җырлауда. Ләкин сәхнәнең үз вакыты бар аның. Гел генә җырчы булып булмас. Гомер су кебек ага, арттан яшьләр бастырып килә. Шулай булырга да тиеш, сәхнә алышынып торырга тиеш ул. Минем дә китәр вакыт җитәр. Аннан соң нәрсә белән шөгыльләнәсемне әлегә хәл итмәдем, идеяләр күп. Ә авырлыкларга килгәндә, сәхнәдә хезмәт итүнең үз үзенчәлеге бар. Үзебезнең эшнең авыр якларын кешегә күрсәтергә ярамый. Тамашачылар безне һәрвакыт шат, бәхетле итеп күрергә тиеш. Ә авыр якларын санап утыруның кирәге юк.

– Авырлыклар турында сөйләгәндә, сез һәрвакыт әбиегезне искә аласыз. Сез сөйләгән саен, аның турында күбрәк беләсе килә.

– Әби турында еш сөйлим, чөнки аның тәрбиясендә үстем. Әби бик аз сүзле иде, әмма әйтсә, бик берәгәйле итеп әйтте. Көне буена бер сүзне кат-кат чәп-чәп сөйләп йөрми иде ул. Тормышта бер-бер вакыйга булса, үзеннән-үзе аның сүзләре искә төшә. Әле бүген апа белән сөйләшәбез дә, ул: “Илсөя, Интернетны ачып укыйм да, нишләп шулкадәрле күп пычрак сүзләр язалар ул?” — ди. Әбинең сүзләре келт итеп искә төште шулчак. “Бервакытта да, хәтта сине рәнҗеткәннәрен белгән очракта да, аларны рәнҗетерлек сүз әйтмә. Синең балаларың шушы кешегә барып тезләнерлек булмасын. Ходай бабайның үз канцеляриясе бар аның. Тормыш бит ул, төрле хәл була: син бетереп аткан кеше синең балаңның гомерен саклап калырга мөмкин. Алдагысын уйла”, — ди иде.
Кайчакта авылдагы хәлсезрәк гаиләләрдән балалар керәләр дә, әби аларга конфет тарата. Безгә түгел, аларга конфет биргәненә без үпкәли идек. “Сезгә дә бирдем. Кешенең беркайчан да нинди гаиләдән икәненә карарга ярамый. Бәлки сезнең алдыгызда булачак бөек кеше яки зур җитәкче басып торадыр”, — ди иде.

– Әбиегез бик акыллы, зирәк кеше булган икән.

– Әйе, бик күпне күргән кеше ул, чөнки.Бабабыз яу кырында һәлак булып, 25 яшендә тол калган. Берүзе өйләр салып чыккан, ике баланы ялгызы аякка бастырган. Авылда данлыклы сыер савучы булган, орден-медальләре күп иде. Зирәклеге дә тормышның михнәтен күп күргәнлектәндер дип уйлыйм мин. Ул вакытта университетта укып, философ, психолог һөнәрен үзләштерү мөмкинлеге булмаган бит. Тормыш – үзе яхшы психолог.
“Кияүгә чыккач, иремнең әнисенә ничек күнегермен, фәлән эшне ничек эшләргә өйрәнермен икән?” – дип, без апаларым белән сөйләшә торган идек. Әби безне тыңлап тора да: “И, кызлар, бер кыенлыгы да юк аның! Менә кияүгә чыккач ук, сезнең янга Нужа дигән бер бабай килер һәм әкрен генә барсына өйрәтә башлар. Ашарга пешерергә дә өйрәтер, кайнанага, ирегезгә ярарга да. Аннары балагыз туар да, Нужа бабай өегезнең түренә үк менеп утырыр һәм: “Балаңны күтәр, иреңне тәрбиялә…” –дип, сезнең белән идарә итә башлар. Ул тора-бара бик әрсезгә әйләнер. Нужа бабай өйрәтмәгән беркем дә юк әле дөньяда!” — ди иде. Бу сүзләрне искә төшерәбез дә апамнар белән: “Ничек, Нужа бабай командовать итәме?! — дибез.
Тормыш бит ул. Акыллы сүзләр сөйләп утырудан гына мәгънә юк. Кеше ялгышларыннан сабак алырга кирәк, дисәләр дә, үз башыңа төшмичә, кеше өйрәтеп кенә бернәрсәгә дә төшенеп булмый.

– Сезнең сәхнә тормышын сайлавыгызны әбиегез күрдеме, хуплый идеме?

– Мин модельерга укырга кереп, ике ай үткәч, әбием якты дөньядан китте. Миңа ул вакытта 18 яшь иде. Сәхнә тормышын сайлавымны күреп өлгермәде, кызганычка каршы.

– Бер әңгәмәгездә “Минем яныма балаларын җырчы итәргә теләп, ярдәм сорап килгән ата-аналар күп. “Тракторымны, машинамны сатам, ярдәм генә итегез”, — диләр. Ә мин “Сәхнә тормышын сайламагыз!” — дип киңәш итәм», – дип сөйләгән идегез…

– Дөрес, “Ныклап уйладыгызмы, кирәкме ул сезнең балага сәхнә тормышы? Кызыкмагыз сез сәхнә тормышына”, – дип, яхшылап уйларга киңәш итәм. Ир балага ярый әле ул, бигрәк тә кыз балага нигә кирәк ул җырчы булу? Беренчедән, концертларга 90 процент хатын-кыз тамашачылар йөри. Хатын-кыз тамашачылар күпчелек ир-ат җырчыларның җырлавын ярата. Икенчедән, ир-ат җырчыларга нәрсә кисәләр дә килешә, бизәнергә дә кирәкми. Җырчы хатын-кызга көненә ничә тапкыр юынып, ничә тапкыр бизәнергә, прическа ясарга кирәк. Ә ир кешегә — чәчен тарады да куйды… Аннары хатын-кыз — әни кеше дә әле ул. Ир-атлар концерттан соң хатыны пешергән ризыкны ашыйлар да, юынып, хатын-кыз юган чиста урын-җиргә ятып йоклыйлар. Иртән чип-чиста үтүкләнгән кием киеп, янә концерт куярга китәләр. Җырчы хатын-кызны концерт куеп кайтуга никадәр эш көтә, баласына да игътибар күрсәтә, төне буе тиешле эшне дә башкара, иртә таңнан торып, баласын ашатып, бакчага, мәктәпкә озата. Аннары үзе эшкә чыгып китә. Шул ук вакытта матур булырга да кирәк. Арыганлыкны тамашачы сизәргә тиеш түгел, ул елмаерга тиеш.

– Тагын бер тапкыр гомер бирелсә, җырчы булмас идегезмени?

– Язмыш кайсы якка алып барса, бер каршы килмичә, күңел кушканча шунда барыр идем.

– Бу урында сез башкарган җыр искә төшә инде: «Әгәр Ходай гомер бирсә тагын бер кат…»

– Әйе, әйе, тагын бер кат гомер бирелсә, хаталарны ике тапкыр күбрәк эшләп, нәкъ шулай ук яшәр идем.

– Җырларыгыз шәхси тормышыгызга, уйларыгызга, хисләрегезгә туры килә, димәк?

– Әлбәттә, җырларны бит үзем сайлыйм. Бик туры килә. Җырларны үземә туры килерлек итеп махсус яздырам. Авторлар белән, шулай ук композиторлар белән бәхәсләшеп бетәбез. Сүзләре ошамаган җырларны башкара алмыйм. Җырларны ниндидер критерийларга таянып сайламыйм, я күңелгә ята ул, я юк. Күпчелек очракта башкарасы җырымның идеясе күңелгә килә. Аны авторларга әйтәм. Без аны ай буена язабыз. Җырланган җырларымның 90 проценты шулай иҗат ителә. Бик сирәк кенә җырлар кемнеңдер тәкъдиме буенча сайлана. “Минем өчен язылган кебек бит!” — дип сайланылган җырлар да бар.

– Иҗат ителгән, әмма әле халык ишетмәгән җырларыгыз бармы бүгенге көндә?

– Бар андый бер тамашачы да ишетмәгән җыр. Җыр да түгел, шигырь дә түгел ул, “шигырь-җыр” дип йөртәм мин аны. Шушындый гадәти булмаган форматтагы җырны тәкъдим итеп карамакчымын тамашачылар игътибарына. Миңа бик ошый ул.

– Җырчының ярты гомере сәхнәдә үтсә, ярты гомере — юлда. Юлда йөрергә яратасызмы?

– Юлда йөрергә бик яратам. Озын юллар мине төрле уйларга күмә. Юл буе талгын тибрәнүгә бирелеп, уйланып, хисләргә бирелеп, дәшми генә барырга яратам мин. Интернет тотмаган җирләрдә беркем борчымый, барасың да барасың…
Мине сәхнәдәге сыман гел шаярып, елмаеп йөри торган, “боевой”, күп сөйләшә торган итеп күз алдына китерәләр тамашачылар. Ә тормышта мин бөтенләй икенче. Көн буена бер сүз дә сөйләшми, үз-үземә бикләнеп йөри алам. Компания кешесе түгел мин, шау-шулы мәҗлесләрне дә яратмыйм. Авырлыклар килсә дә, кешегә күрсәтеп еларга яратмыйм. Хәзерге вакытта сез күз алдыгызга да китерә алмыйсыз минем башымда нинди уйлар барлыгын. Кайчагында үз халәтем турында: “Нормаль кеше түзә алмас иде мондыйга”, — дип уйлап куям. Миңа хәзерге вакытта бик авыр. Ләкин мин сәхнәгә чыгып, өч сәгать концерт бирәм, елмаям. Җыр, тамашачылар белән аралашу минем проблемаларымны оныттырып тора. Менә хәзер 20 көнлек гастрольләргә чыгып киттек. Бүген аның беренче көне. Эшең булу рәхәт бит ул. Өйдә утырсаң, акылдан шашарга мөмкин.

– Сез җырчы гына түгел, нәфис сүз остасы да. Балачак хатирәләрегезне, тормышыгызга кагылышлы вакыйгаларны шундый күңелгә үтеп керерлек, мавыктыргыч итеп сөйлисез. Сездән шәп язучы да чыгар иде. Китап язарга теләгегез юкмы?

– Бар, бар андый исәп. Әмма аның өчен тыныч кына утырып, уйланып иҗат итәргә вакыт кирәк. Алла бирсә, анысы пенсиягә чыккач булыр. Һәм ул үз тормышым турындагы китапны мин матурлап, бизәп, суфиланып түгел, ничек бар шулай итеп язасым килә. Бу тормышта идеаль кеше юк. Мин дә фәрештә түгел, мине идеальләштерергә кирәк түгел.

– Бүгенге көндә җырчылар тамашачылары белән концертларда гына түгел, Интернет челтәре аша да тыгыз аралашып тора. Социаль челтәрләр сезгә иҗатыгызны үстерүдә ярдәм итәме?

– Хәзерге заманда социаль челтәрләрсез булмый. Сәхнә кешеләренә бигрәк тә. Әгәр син язмасаң, башкалар язалар синең турында. Сөйләргә, язарга ни булса да табалар. Инстаграмны мин тулысынча үзем генә алып барам. Кайбер җырчылар җитешмим дип, кеше яллыйлар. Мин үзем алып барам һәм андагы һәр сүз өчен үзем җаваплы. Баштарак анда язылган начар сүзләрне укып борчылган, ачынып елаган чаклар да булды. Хәзер өйрәнеп беттем бугай инде, уйлап та бирмим. Кайчакта начар сүзләр язсалар, сөенеп тә куям әле. “Аллаһы Тәгалә, син аны үзең кара инде, күрәсең бит, нахак сүз язалар, мин боларны йотам, зарланмыйм. Ул кеше белән үзең эш ит”, — дим. 5-6 кеше пычрак, тиле-миле сүз язып ята икән, “Хастаханәдә дә авырулар аз түгел, аларга үпкәләп булмый”, — дигән нәтиҗә ясыйм.

– Удмуртиядә яшәүче газета укучыларга ни әйтер идегез?
– Татарстаннан читтә яшәүче төбәкләргә чыгып киткәч, кайбер шәһәрләрдә тамашачыларның азрак булуына игътибар итәсең. Удмуртиядә җыр-моң яратучы, ихлас, кунакчыл халык яши. Зал тулы тамашачы җыела. Бу бик сөенечле хәл. Димәк, әле телебез яши, халык мәдәниятен, гореф-гадәтләрен югалтмый. Гел шулай булсын иде. Концертларга өлкән буын гына түгел, яшьләр килсен, яшь буын милли мәдәниятеннән аерылмасын.

– Сезгә җырлы биек үрләргә – югарыга менүегезне телим.

Әңгәмәне Элмира Нигъмәтҗан алып барды.