«Иман»да яңа гаиләләр туа

Кешенең якты дөньяда яшәү вакыты төрле мизгелләргә бүленә: балачак, үсмер чор, яшьлек еллары һ.б.
Минем язмам яшьлекнең кадерен белүче, дөньядан ямь табып яшәүче күп дуслары, танышлары булган “Иман” яшьләре турында. Оешмабызга йөрүчеләр саны елдан-ел арта бара, бу бик сөенечле хәл. Ә тагын да күңеллесе: “Иман”да яшь гаиләләр барлыкка килүдер.
2014 елның Олимпиада башланган көннәрендә Рәфис Корбангалиев һәм Гөлназ Рамазанова тормыш ачкычын кулларына алдылар. Алар башта, бар шартларын үтәп, никах мәҗлесе уздырдылар. Аннан соң гореф-гадәтләр буенча туй мәҗлесе булды. Егетнең кәләшен аларга ак атка атланып килүе — чын татар туе икәнлекне раслаучы дәлил иде. Яшь пар тантаналы рәвештә язылышу таныклыгын кулларына алгач, бик күңелле мәҗлескә җыелдык.
Казанда ел саен үткәрелә торган Татар яшьләре көннәрендә танышкан яшьләрнең берничәсе бу туйның кунаклары булдылар, күңелле итеп мәҗлесне алып баручы да аларның берсе иде. “Иман” татар яшьләре дә җыр-биюләр, күңелле уеннар белән кунакларның күңелләрен күтәрделәр.
Яшь кияү Рәфискә 2010 елны Федераль Сабантуйда “Иман” татар яшьләре белән берлектә чыгыш ясау насыйп була. Ул шул көннән башлап татар яшьләре арасында кайнаша. Ә яшь килен Гөлназ “Иман”га бераз соңрак килсә дә, аның биюгә булган сәләте Рәфисне битараф калдырмый. Алар икесе дә саф татар телендә матур итеп сөйләшәләр. Кечкенә вакытларыннан ук Гөлназ — Әгерҗе районы Гали авылына, ә Рәфис Тукай авылына кайтып йөри. Күрәсең, әби-бабайдан алган авыл тәрбиясе шәһәр мохитендә дә татарлыкны саклап калырга ярдәм иткән. Алар татар сыйныфларында укымасалар да, өйләрендә әти-әниләре белән туган телдә аралашу нәтиҗәсендә татар кызы һәм татар егете булып кала алганнар. Рәхмәт аларга.
Күрәсезме, “Иман” татар яшьләре эшләргә дә, ял итәргә дә вакыт табалар, гаилә кору турында да онытмыйлар. Быел әле алда тагын чын татар туйлары буласы бар.
Өйләнешкән парларның “Иман”га йөрергә вакытлары бик булмас. Аларга алмашка без оешмабызга яңа яшьләр көтеп калабыз.
Ә Рәфис белән Гөлназга тигез гомер, гаилә бәхете телибез. “Иман” оешмасы эшләү башлауга быел 20 ел була. Оешмабызның дәрәҗәсе төшмәсен, эшләребез гөрләп барсын дисәк, алдагы елларда да, татар яшьләре бердәм булыйк! Милләтебезнең киләчәге безнең кулларда икәнлекне онытмыйк!
Зөлфия Әхмәтова,
Ижау шәһәре.



