Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Иман»да һәркемгә урын бар
18.02.2012

«Иман»да һәркемгә урын бар

Балаларны милли рухта тәрбияләү әти-әни һәм әби-бабай җаваплылыгында. Бала кечкенәдән ата-ананың гореф-гадәтләрен күреп, гаиләдә аралашкан телдә сөйләшеп үсә башлый. Ә инде балалар бакчасына, аннан соң мәктәпкә йөри башлагач, татар телендә теле ачылган балаларның да күпчелеге русча сөйләшүгә күчә һәм иң аянычы, ата-аналары аларга ияреп, русча аралашуга күчәләр. Шулай итеп, мондый балалар татар телен өйрәнүдән мәхрүм булып үсәләр. Үсеп җиткәч, дусларының саф татар телендә сөйләшүен күреп, әти-әнисенә: «Нигә миңа татар телен өйрәтмәдегез?», — дип, үпкә дә белдерүчеләр бар. Соңгы арада мондый яшьләр белән еш аралашырга туры килә. «Кайда?» — дисезме? Ижау шәһәрендә эшләп килүче «Иман» татар яшьләре берлегендә. Кызым Зөлфия инде бу оешмага биш еллап йөри. Улым Ирек тә, буш вакыты булса, шунда ашыга. Балаларым бирегә йөри башлаганнан соң, инде икенче тапкыр бу оешма «Ата-ана һәм балалар» дигән очрашу кичәсе уздырды. Беренчесе «Иман» белән Гөлназ Нургалиева җитәкчелек иткән вакытта үтте. Анысы да бик эчтәлекле узган иде.

11нче декабрьдә балаларыбыз чакыруы буенча «Иман»га йөрүчеләрнең күпчелек әти-әниләре, әби-бабалары җыелышып, бик күңелле ял итү бәхетенә ирештек. Араларында беренче очрашуга килгәннәре дә бар иде. Алар белән туганнарча кул биреп күрештек. Яңа килүчеләр дә аз булмады, килгән кунаклар барыбыз бергә 25ләп кеше җыелып, Халыклар дуслыгы йортында балаларыбыз уйнавында «Алтын туй» дигән тамаша карадык. Бу кечкенә спектакльне яшьләр бер нинди китаптан карамыйча, үзләре уйлап чыгарганнар. Аның режиссеры — Гүзәл Нургаянова, ә чыгышларны әзерләүне Рушана Чернова үз өстенә алган. Эчтәлеге бик кызыклы. 70 яшьлек әби-бабай үзләренең Алтын туйларын билгеләп узарга балаларын, туганнарын чакырганнар. Җыелган кунаклар арасында авылдан килгәннәр татарча, шәһәрдән кайтучылар русчалап сөйләшәләр. Бу мәсьәләгә карата әйткәләшеп тә алалар. Мәҗлес хуҗасы, бабай: «Җитте сезгә, сез — татар баласы, татарча сөйләшегез», — дигәч, барысы да үзебезчә сөйләшә башладылар. Шунысы күңелле булды: кунак булып килүчеләр, туганнар, күршеләр, барысы да җыр-бию, нәфис сүз белән чыгыш ясадылар. Спектакль барышында яшьләр «Яңарыш»ны да онытмадылар. Газетаның котлаулар битен ачып, аннан әби белән бабайга котлауларын укыдылар. Ә соңгы «Әдәби сәхифә» битеннән Зөлфия Әхмәтова хәзерге заманда татар сүзләрен бозып «пока», «привет», «бабуля» дип сөйләшүләре турындагы 14 куплеттан торган шигырьне укып үтте. Авыл һәм шәһәр тормышын чагыштырып күрсәткән бу чыгышлардан барыбыз да канәгать булып калдык. Шунысын да әйтергә кирәк, сәхнәнең бизәлеше аеруча игътибарны җәлеп итте. Кулдан чигелгән пәрдәләр, җәймәләр белән бизәлгән, идәнгә элеккечә сугылган келәм җәелгән авыл өе итеп бизәлгән иде ул.

Яшьләрнең театр кую осталыгы җитәрлек, бу юнәлештә тагын да эшләргә кирәк, дигән фикердә мин. Алар үзләре дә киләчәктә күбрәк кеше җыеп, яңа килгән яшьләрне дә катнаштырып, зур кичә үткәрергә, дигән ният белән яшиләр.

Бу кичәдән барыбыз да канәгать калдык. Ә инде тамашадан соң бәйрәм табын артында дәвам итте. Өйләребездән алып килгән пешерелгән ризыклар белән зур табын артында гөрләшеп, матур әңгәмә корып чәй эчү үзе бер ямьле күренеш иде. Чәй табыныннан кузгалып күмәк уеннар уйнаганнан соң, шат елмаю, матур кичерешләр белән өебезгә таралыштык. Шундый күңелле кичә әзерләгән өчен балаларыбызга, вакыт табып кичәгә килгән әти-әниләргә минем зур рәхмәт әйтәсем килә. Мондый кичәдән соң, биредә катнашкан ата-ана: «Балам «Иман»да ни белән шөгыльләнә икән? Нишләп йөри?» — дип борчылмаячак, минемчә.

«Ул-кызларыгыз милли рухта тәрбияләнсен, дисәгез, аларны«Иман» берлегенә җибәрегез. Бу зур гаиләдә барлык яшьләргә дә урын бар», — дип, әйтәсем килә «Яңарыш» газетасын укучыларга.