«Иман нуры» рухи маяк булсын!

2001 ел – Ижау шәһәр хакимияте мәчет төзелеше өчен җир бүлеп бирә.
2006 ел — «Столица» компаниясе төзелеш эшләрен башлый.
2008 ел — төзелеш эшләрен «Песковоз» җәмгыяте дәвам итә.
2008 елның 5 сентябрендә ярымайлы манара урнаштырыла.
2012 елның апрель аенда төзүчеләр яңа бинаны кулланылышка тапшыралар.
Төзелешкә барлыгы 18 млн сумга якын акча сарыф ителә.
Бүгенге көндә Ижауда — ике мәчет, Удмуртиядә 20 дән артык мәчет эшли.
Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волковның Ижау шәһәрендәге «Иман нуры» мәчетен ачу тантанасы уңаеннан котлавы
Тантанада катнашучы хөрмәтле мөселманнар, кунаклар!
Ижау ул — Удмуртия Республикасы башкаласы гына түгел, ә безнең туган ягыбызның рухи үзәге дә. Биредә конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр, тарихи мирас һәм заман сулышы тыгыз үрелгән дини тормыш кайный.
1990нчы еллар башында безнең дәүләтебез зур үзгәрешләр кичерде. Ул үзгәрешләр дини өлкәне дә урап узмады. Ижау мөселманнары карамагында 1932 елда бүгенге урынына күчерелгән манарасыз агач мәчет бар иде. Әлеге мәчетне дин тотучы татарлар авыр елларда үз көчләре белән саклап калалар. Үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, аны манара белән бизәүгә дә ирешәләр. Удмуртия җирендә исламны торгызуның икенче адымы булып мөселманнарның Диния Нәзарәтен оештыру һәм Ижау Җәмигъ мәчетен төзү тора. Мәчет төзелешен чын мәгънәсендә халык төзелеше дип атарга да була. Ул 1996 елда сафка баса. Вакытлар үтү белән яңа мәчетнең зур бинасы да олуг дини бәйрәмнәр вакытында барлык мөселманнарны үзенә сыйдыра алмый башлый. Шуңа күрә Ижауда тагын мәчетләр төзү ихтыяҗы туа.
Устинов районында Аллаһ йорты төзү т әкъдимен дин тотучы бер төркем хатын-кызлар күтәреп чыгалар. Аларны Ижау мөфтияте һәм татарларның милли-мәдәни автономиясе хуплый. Шулай итеп, 2006 елда мәчет төзелеше, ә аның белән техник, матди кыенлыклар башлана. Ләкин изге нияттәге дин тотучылар әлеге төзелешкә битараф булмаган фикердәшләренең рухи, матди ярдәме белән барлык каршылыкларны җиңәләр. Бирегә әлеге мәчетне төзү хыялын тормышка ашыруга үзеннән өлеш керткән дин кардәшләр җыелган. Җәмгыятебезнең рухи нигезен ныгыту хакына керткән намуслы хезмәтегез өчен хөрмәт һәм рәхмәтемне белдерәм. Бүген — «Иман нуры» мәчетен тантаналы төстә ачу көне. Әлеге матур исемдәге Аллаһ йортының Ижау һәм Удмуртия татарларының рухи маягы булуын телим. Киләчәк буыннар өчен мәчетнең төзелешен башлап җибәрүгә этәргеч биргән хатын-кызлар хөрмәтенә аны символик төстә «Аналар мәчете» дип йөртү тагын да гаделрәк булыр дип исәплим. Туган ягыбызның дин тарихы белән бәйле вакыйгалар, даталар, кешеләрнең исемнәре халык хәтерендә сакланырга тиеш. Әлеге мәчетне төзүгә өлеш керткән һәр кешегә мактауларыбыз һәм хөрмәтебез барып ирешсен.



