Иниза Әнвәр кызы: «Җиде яшемдә гашыйк булдым»
Беркөнне социаль челтәрләрдә яңалыклар белән танышып утырганда, бер мәгълүмат мине сискәндереп җибәрде. «Ике улыбыз да югары белемле, икесенең дә матур гаиләсе бар. Әмма безнең улларыбыз Украинада барган махсус операциядән читтә кала алмадылар», – дип язылган иде анда. Без яхшы белгән Иниза Ибраһимованың уллары бит бу!
Көләч йөзе, мөлаемлыгы белән үзенә тартып торучы бу ханым ихласлыгы белән дә үзенә җәлеп итеп тора. Әлеге яңалыкны ишетүгә, Иниза Әнвәр кызына аның белән очрашырга теләвем хакында хәбәр бирдем. Ул каршы килмәде. Әмма мин аның күңел кылларына кагылмаска тырыштым. Без күбрәк балаларны дөрес тәрбияләү хакында сөйләштек.
– Иниза ханым, тату гаиләдә генә бәхетле балалар үсә, диләр…
– Мин хәләл җефетем Фәриткә җиде яшемдә гашыйк булдым. Урамнан үтеп барганда, капка төбендә бер төркем малайлар утырып торалар. Шулар арасында зәңгәр төстәге спорт костюмы кигән чибәр малайга күзем төште. Без бер мәктәптә, бер класста укыдык. Икебез дә Казандагы югары уку йортларына укырга кердек. Мин аны армиягә озаттым. Хатлар алыштык. Армиядән кайтканнан соң, беркайчан да аерылышмадык. Гомер буена минем бердәнбер яраткан кешем ул. Тормыш иткәндә, сүзебезне бирмәскә тырышкан чаклар да булгандыр, әмма мәхәббәт һәрвакыт көчлерәк булды. Фәрит белән 40 ел бәхетле гомер итәбез. Ул җитәкләгән «Арт-Лайф» туклану һәм сәламәтлек үзәгендә 25 ел бергә эшлибез. «Иртәдән кичкә кадәр ничек бер-берегездән туймыйсыз?» – дип сораучылар да бар. Миңа аның янында булу рәхәт. Мин туймыйм. Мәхәббәт ул – бер-береңә ышанып яшәү. Шуңа күрә безнең арада көнләшү дә юк.
– Хәзер гаиләне күпчелек хатын-кыз тарта. Сезнең гаиләдә ничек?
– Безнең гаиләдә иң соңгы сүзне әти әйтте. Ирем Фәрит белән һәр эшне киңәшләшеп башкарсак та, иң соңгы сүзне ул әйтә. Элек әти утырмыйча, табынга да утырмый идек. Бу гадәт безнең гаиләдә саклана. Ашны бүлгәндә, башта Фәриткә, аннан соң гына балаларга салам. Мин моны зур тәрбия, дип уйлыйм. Чөнки бу гадәт онытыла башлады. Гаиләдә ир тәрбиясе булмаса, улларыбыз нык холыклы булып үсә алмаслар иде. Иремнең кулы алтын. Балалар да эшне белеп үстеләр. Безнең илдә тәрбия күбрәк хатын-кыз кулында булганга да, ир-егетләр йомшак холыклы булып үсәләр.
– Әти-әниләр белән балалар арасында элемтә өзелмәсен өчен нишләргә кирәк?
– Мин кияүгә чыкканчы ук: «Балаларым булса, алар белән дус булыр идем», – дип тели идем һәм чынлыкта да, балалар белән яхшы мөнәсәбәттә булдык. Без һәрвакыт балалар белән киңәшләштек. Әти-әниләрнең күбесе: «Мин әйттем, минемчә була», – дип, балага боера. Минем дә кызып киткән чакларым булгандыр. Әмма гаебемне аңласам, балалардан беренче булып гафу сорадым. Бу да безгә балалар арасында җылы мөнәсәбәтне сакларга ярдәм итте. Миңа кайчакта яшь аналар: «Балам мине ишетми, мине тыңламый, чыгып китә», – дип зарланалар. Мин аларга: «Сез уртага салып сөйләшегез. Ул бер көнлек кенә эш түгел, сабыр булыгыз», – дип киңәш бирәм.
– Үзегезнең балалар үскәндә проблемалар булдымы?
– Әлбәттә. Безнең олы малай башта 10 нчы мәктәптә укыды. Торак урыныбызны алыштыру сәбәпле, аны укырга 56 нчы мәктәпкә бирдек. Сигезенче сыйныфтагы бер малай классны үзенә буйсындырып тора икән. Бервакыт улыбызга баш ияргә кушкан. Улыбыз ризалашмаганга, аны кыйнап кайтарганнар иде.
Кечкенәсе юмартлыгы аркасында телефоннарын да бик күп тапкырлар югалтты. Ә техникумда укыганда, аны «счетчик»ка куйдылар. «Иртәгә 6 мең сум акча алып кил», – дип әйткән иделәр. Без гаиләбез белән бер булып, бу мәсьәләне дә хәл иттек. Шунда мин балаларга артык таләпчән булырга ярамаганлыгын да аңладым, чөнки улыбыз үзенең проблемасын безгә сөйләргә курыккан. Бала тәрбияләгәндә, алтын урталыкны таба белергә кирәк.
– Сезнең улларыгыз армиядә хезмәт иттеләрме?
– Үскәндә кечкенә улыбыз аллергия белән чиләнде. Танышларыбыз: «Армиягә җибәрә күрмәгез. 13 яшеннән хастаханәгә йөри башлагыз», – дип киңәш бирделәр. Аларның сүзләрен тыңлап, баланы җитәкләп, сырхауханәгә йөри башладым. Шунда бер табибның ясаган кисәтүе мине сискәндереп җибәрде. Улымны болай итәк астында гына йөртсәм, аның чын ир кеше булып үсмәячәген аңладым. Шуннан без улыбызны икенче төрле тәрбияли башладык. «Илне саклау ир-егетләргә йөкләнгән», – дип, күңелләренә сеңдердек. Унсигез яше тулгач, ул хәрби комиссариатка үзе барды. Ә ул анда бөтенләй исемлектә юк икән. Үзе теләп, армия сафында хезмәт итеп кайтты. Ә олы улыбыз югары белем алганда, хәрби кафедрада укыды.
– Балалар гаилә коргач та, проблемалар туып тора бит, аеруча әниләр киленнәрен, кияүләрен кабул итмиләр.
– Чынлап та, кайбер аналар: «Менә минем киленем болай, киявем шулай», – дип зарлана башлыйлар. Юк, кеше баласы гаепле түгел. Димәк, син үзең балаларыңны начар тәрбияләгәнсең. Сине улың хөрмәт итми икән, ничек килен сине хөрмәт итсен. Шушы урында бер хатирәне искә төшерәсем килә. Олы улым 56 нчы мәктәптә укыганда, мәктәпкә барырга туры килде. Коридорда очраган бер укытучыдан: «Миңа психолог кирәк, ничек табарга?» – дип сорадым. «Сез кемнең әнисе?” — дип кызыксынды ул миннән. Мин улымның фамилиясен әйтүгә: «Минем сезнең белән күптән очрашасым килә иде. 8 март алдыннан укучылар әниләре турында инша яздылар. Шундый мәхәббәт белән язылган иншаны мин беренче тапкыр укыдым», – диде. Бәлки шуңадыр, киленнәрем белән уртак телне дә таптык.
– Ә үзегез нинди килен идегез?
– Минем әбием бик зирәк кеше иде. Ул миңа һәрвакыт: «Аллаһы Тәгалә пакь күңелле кешеләрне генә ишетә. Күңелең саф, ниятең изге булсын. Кешеләргә саф йөрәктән ярдәм ит, шул чакта сиңа да шундый ук ярдәм киләчәк», – дип өйрәтте. Әбием ире үлгәч тә, бик күп еллар бианай-биатасы белән яшәгән. «Кызым, мин үзем бианай-биатайны хөрмәт итеп яшәдем, шуңа дәрәҗәле булдым. Дәрәҗәле буласың килсә, минем кебек бианай-биатаеңны тәрбиялә», – дип сеңдерде. Фәритнең гаиләсенә килен булып төшкәндә бианайның әнисе дә алар белән яши иде. Ул үлгәндә, миңа: «Ий, кызым, оҗмахка эләксәм, сиңа да урын алып калырмын», – диде. Мин үзем дә 19 ел бианай, биатай белән тордым. Алар да хәер-фатихаларын биреп калдырдылар.
– Улларыгызның махсус операциядә булуларын ничек кичерәсез?
— Беренче вакытларда киленнәр дә бик борчылдылар, елаштылар. «Үзегезне кулда тотыгыз. Без сезнең белән нык булырга тиеш. Безнең 4 баланы аякка бастырасы бар. Барысы да яхшы булачак. Аллаһтан сорарга, дога укырга кирәк. Күз яше белән ярдәм итеп булмый», – дип, аларны тынычландырдык. Башыма юк-бар уйлар кермәсен өчен үз өстемдә эшлим, укыйм. Дөрес яшәү рәвешен алып бару буенча белгечлек алдым. Хәзер мин бу һөнәрем белән кешеләргә консультацияләр бирәм. Елап утырмас өчен вакытыңны эш белән күмәргә кирәк. Хәзер «Наш выбор» проекты өстендә эшлим.
– Ул проект нәрсәдән гыйбарәт?
– Агымдагы елда Ижау шәһәренең 88 нче мәктәбендә булган хәл бик күп кешеләрне тетрәндерде. Якыннарын югалткан кешеләргә ярдәм итү максатыннан «Наш выбор» проектын әзерләдек. Еллар үткән саен яра төзәлә, диләр. Минемчә, баласын югалткан кешегә психолог кына ярдәм итә алмый. Кешеләрне үз аңы белән үзен тартып чыгарырга өйрәтәбез. Кайбер егетләр илне сакламас өчен, чит илгә күченеп киттеләр. Без Швецов ысулы белән кешенең психикасын тикшерәбез. Егетләрнең нервлары сынауларны күтәрә аламы, шуларны ачыклыйбыз.
– Ә сез үз сәламәтлегегезне ничек саклыйсыз?
– Кайвакытта кешеләр «профилактика» сүзен файдасыз нәрсә итеп кабул итәләр. «Иртәгә башлыйм» дигән сүзләр белән кичектереп торырга яраталар. Сәламәтлекне вакытында сакларга, ныгытырга кирәк. Мин үзем көн саен сәламәт яшәү рәвешен алып барам. Бу бик гади: күбрәк хәрәкәтләнергә, физик күнегүләр ясарга, дөрес тукланырга кирәк. Шул чакта яшеңә игътибар итмәячәксең.
– Рәхмәт, Иниза ханым. Якынлашып килүче Яңа ел сезгә бары шатлыклы хәбәрләр генә алып килсен.
P.S. Иниза Ибраһимова 2023 елга «Яңарыш» газетасына үзе дә язылды, шулай ук үзе эшләгән үзәктәге татарларны да яздырды. Иниза Әнвәр кызы ярдәме белән Пушкинская урамы, 245 «А» адресы буенча яңа ноктабыз барлыкка килде. Биредән атна саен «Яңарыш»ны алырга теләге булган милләттәшләребез редакциягә мөрәҗәгать итеп, газетага языла алалар.
Рилия Закирова