Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


12.11.2015

Ипи кадере

 Мин еш кына оныкларыма оныкчыкларымны карарга барам. Һава торышы яхшы көнне аларны саф һавага алып чыгам. Бер көнне миннән алда балалары белән яшь кенә әти белән әни бара. Зурысын әтисе җитәкләгән, кечесен хәзерге уңайлы итеп эшләнгән арбага утыртканнар. Кечкенә бала кулында — күпереп пешкән мәкле күмәч.

Мин алар артыннан атлыйм һәм үземнең яшь чагымны искә төшерәм. Безнең дә нарасый чакларыбыз бар иде бит. Ул чакта бүгенге кебек бишекле арбалар турында әниләребез хыяллана да алмагандыр. Күчәргә ике зур тәгәрмәч кидертелгән арбаларга икешәр-өчәр бала утыртып әниләр кырга эшкә йөрделәр. Шул вакыт арбада утырган сабыйның “мә” дигән тавышы уйларымны бүлде. Ул кулындагы күмәчен әнисенә сузды. Әни күмәчне алып тормады, баласына ташларга кушты. Бала күмәчне машиналар йөри торган асфальт юлга ыргытты. Әни кешегә баласының булдыклылыгы ошады, күрәсең, елмаеп куйды.
Шәһәрдә чүп түгү өчен зур әрҗәләр куелган. Анда чүп-чар арасында нинди генә ашамлыклар юк. Хуш исле ипи, күмәч. Күбесен бала-чага чыгара, аларның җитез чагы. Берсендә бер балага: “Балакаем, ипине ничек кызганмыйча ташлыйсың? — дип, кулыннан алып төреп сумкама (малга булса да булыр) салдым. Ә ул: ”Әни кушты, искергән ипине ашамыйбыз”, — дип әйтеп куйды.
Безнең буын алабута, кычыткан, юа, кузгалак, кәлҗемә ашап үсте. Башлангыч сыйныф укучылары урак урырга, башак җыярга йөрдек. Ат җигәргә буе да җитмәгән ир балалар салкын кышта көрт ерып фронтка икмәк озатты. Яз көне чәчү өчен орлык ташыды. Халык ипи пешереп ашый алмады. Эшләргә көче булмаган карт-карчыклар, ятим балалар хәер сораштылар.
Мин үзем ипинең олылыгын, аның кадерен бәя­ләрлек, зурлыгын күрсәтерлек чагыштыру сүзләре таба алмыйм. Шуны беләм: ипи — иң кадерле нәрсә! Узган гомеремне күз алдыннан кичергәндә күңел тула. Сигезенче сыйныфларда укыган чак. Мәктәптә буфет ачтылар. Анда юка гына итеп киселгән ипи телемен урталай бүлеп саталар иде. Озын тәнәфестә шул ипинең исен иснәр өчен барыбыз да буфет янына җыела идек. Алырга беребезнең дә акчасы юк. Аны кемнәр генә алгандыр, хәтерләмим. Минем хәзер дә икмәккә, ризыкка хөрмәтем зур, бик мул тормышта торсак та, аш-суны үзенә бер ләззәт белән, сөенеп ашыйм. Тагын шунысына игътибар иткәнем бар: икмәкне хөрмәт иткән гаиләдә өлкәннәргә олы хөрмәт күрсәтәләр.

Зөһрә Камалиева,
Ижау шәһәре.