Исемсез парк
Туган нигез, аяк баскан беренче сукмаклар, уйнап үскән урамнар, белем алган мәктәп – болар барысы да сабыйлык һәм үсмер чорлар, кеше күңелендә иң яхшы хатирәләр булып сакланалар. Ләкин кеше каядыр омтыла, алга атлый һәм, туган ягын калдырып, чит җирләргә китә. Менә минем дә туган авылымнан киткәнгә быел 50 ел була.
Барҗы урта мәктәбенең 9-10нчы сыйныфында укыганда туган авылым Кичкутан (хәзерге Кичкетаң) янында Удмуртия белән Татарстан республикалары чигендә рәт-рәт итеп каен, нарат агачлары утырттык. Бу эшне бездән соң укыган укучылар да дәвам иттеләр. Хәзерге вакытта бу агачлар зур булып үсеп, олы юлның маягы булып торалар. Бу эшләрне башлап йөрүче Роза апа Гатина “Беларус” тракторы арбасына төяп яшь үсентеләр алып кайта иде. Ул: “Балалар, биредә авылның ял паркы булачак. Мин күрмәсәм, сез күрерсез, мине искә алырсыз”, – дип әйтте.
Ул вакытта без — авыл балалары — ял паркының нәрсә икәнен дә белми идек. Ходайга шөкер, безнең эшебезнең нәтиҗәсе буларак, утырткан агачларыбыз үсеп, парк барлыкка килде. Аннан ерак түгел генә, күрше авыллардан күченеп килүчеләр йортлар төзеп, яңа урамнар үсеп чыкты. Парк тирәсендә балалар бакчасы, мәдәният йорты, кибетләр, авылыбызны нурландыручы мәчет бинасы барлыкка килде. Парк койма белән әйләндерелеп алынды. Кичке Сабантуйны, авылдашлар очрашуларын шушы парк мәйданында үткәрә башладылар. Мондый матур паркның исеме булырга тиеш бит. Әлеге паркны булдыруда үзеннән әйтеп бетергесез көч керткән ханым истәлегенә “Роза” исемендәге парк дип атарга кирәк дигән язмам “Яңарыш” газетасында басылып чыккач та, минем тәкъдимне ишетеп, күтәреп алучы булмады, аның каравы, авылдашлар очрашуын чишмә тирәсендәге мәйданда үткәрә башладылар.
Бу паркка 100 ел тулгач, сокланучылар булыр, ләкин кайчан һәм кем тарафыннан барлыкка килүен белмәсләр. Бу парк “Роза” исеме белән авыл тарихына кереп калса, бик яхшы булыр иде. Авылдашларым да, хакимият башлыклары да минем фикеремне хупларлар, дигән өметтә калам.
Асия Әхмәтова, Ижау шәһәре.




